Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Марс Гыймазетдинов – дөнья чемпионы

Ун чакрым арага тирән кар өстеннән йөгерү буенча I дөнья чемпионатында (Россия буенча III чемпионат) алабугалы пенсионер Марс Гыймазетдинов җиңүче булды.

Ярышлар 5 февральдә Мәскәү өлкәсе, Королев шәһәрендәге "Лосиный остров" урман паркында үтте. Трассада кар калынлыгы 40 сантиметрдан да артып китә иде, дип сөйли спортчы үзе. Моңа охшаш ярышларда күп тапкырлар катнашкан 63 яшьлек спортчы Марс Сәләхович үзенең көчлелеге, чыдамлыгы, осталыгы белән тагын бик күпләрне шаккатырды. Ул 10 чакрымлык дистанцияне 1 сәгать 13 минутта узып, 60-69 яшьлек спортчылар группасында беренче урынны алды.

-Кар көртләре буйлап йөгерү ансат түгел, ул - җитди сынау,- диде спортчы уңышлары белән уртаклашу өчен редакциягә килгәч.-Кар көртләреннән тыш трассада башка төр киртәләр дә күп булды. Әйтик, ауган агачлар, куе куаклар, агач төпләре аша үтәргә яки сикерергә туры килде.

Марс Гыймазетдинов әйтүенчә, мондый киртәләр аны һич тә куркытмый, чөнки безнең күренекле якташыбыз үтә ерак араларга (42чакрым 195 метрдан югары) йөгерүләрдә дә катнашып килә. Мәсәлән, 29 гыйнварда Санкт-Петербургта Ленинград блокадасының өзелүенә 68 ел тулуга багышланып үткәрелгән "Тормыш юлы" халыкара марафонында ул иң яхшы күрсәткечкә иреште. Табигать шартларының үтә катлаулы: үтәли салкын җил, суык, бозлавык булуга карамастан, Марс Сәләхович Мурманск шәһәреннән һәм Япониядән килгән көчле көндәшләрен артта калдыра һәм үзенең өстенлеген раслый. "Норд-Стайер" клубын җитәкләүче М.Гыймазетдинов хәзер Алабугада, районыбызның атаклы кешеләре истәлегенә багышлап, шушындый ярышлар (республика дәрәҗәсендә) үткәрү инициативасы белән чыкмакчы була.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев