Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Район башлыгы Кубогы Алабугада калды

Шәһәрдә хоккей турниры үтте.

Узган ялларда ике көн буе Алабуга районы башлыгы Кубогына ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир булды.

Турнирны ачканда сәламләү сүзләреннән соң, Рөстәм Нуриев катнашучыларның елдан-ел артуын билгеләп үтте һәм ярышучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.

− Бүген чираттагы бәйрәм — хоккей турниры. Шәһәребездә ул гадәткә керде. Былтыр көрәш бик киеренке узды, быел да эчтәлекле булыр дип уйлыйм. Көчлерәк җиңә, − диде Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов.

Уен барышында тамашачыларның хуплавы ишетелеп торды, алар: «Ура!» «Алабуга! Алга!» дип, алабугалыларны җиңүгә әйдәп тордылар.

− Уен карарга улымның оныгы Дамиан белән килдем. 1988 елда бирегә күчеп килүгә мин дә Алабуга өчен уйнаган идем. Соңгы тапкыр 54 яшемдә Лениногрскнефтькә багышланган турнирда катнаштым. Ул вакытта 3нче урын алган идек. Минем менә улымның оныгына дүртенче яшь китте, аны тимераякка бастырырга кирәк. Бүген аны үзем белән алдым, карасын, кая йөрер. Аны тимераякта беренче адымнар ясарга үзем өйрәтермен дип өметләнәм, − ди Виктор Хохлов.

Турнирда җиңү өчен Алабугадан, Түбән Камадан, Ютазыдан, Әлмәт районыннан һәм Яр Чаллыдан алты команда ярышты, безнең шәһәр данын берьюлы ике команда яклады: «Алабуга-1000» һәм «Алабуга-2». 

− Без үсештә, шуңа күрә «Алабуга-1000» командасыннан тыш, шул ук исемдә тагын берне — ветераннарныкын оештырдык. Хәзер клубта 17 яшьтән 55 яшькә кадәр 40 уенчы. Алар — студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, шул ук исәптән безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Атнага бер тапкыр төнлә күнегүләр үтәбез. Һәрвакыт алга югары максат куябыз, шуңа да җиңүгә өметләнәбез, − ди һөҗүмче Зөфәр Касыймов. 

Әйтергә кирәк, турнирның беренче минутларыннан ук алабугалылар үзләренең өстенлеген күрсәтте, нигездә һөҗүмгә күчеп, көндәшләр бозының яртысында уйнадылар. Безнекеләрнең җиңүе гаҗәп түгел. Шул рәвешле, урыннар түбәндәгечә булды:

  • 1нче урын — «Алабуга-1000» (Алабуга);
  • 2нче урын — «Урыссу» (Урыссу);
  • 3нче урын — «Әлмәт-нефть» (Әлмәт)

Иң яхшы уенчыларны аерым билгеләп үттеләр. «Иң яхшы бомбардир» номинациясендә Руслан Маковей («Алабуга-1000»), «Иң яхшы һөҗүмче» − Марат Мортазин («Алюмир»), «Иң яхшы сакчы» − Хәйруллов Динар («Нефть»), «Иң яхшы капкачы» − Самат Камалов («Урыссу»), «Иң мөһим уенчы» − Марк Краснов («Әлмәт-нефть») бүләкләнде. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган Александр Суслеганов та («Елабуга-2») бүләк алды.

− Бар командалар да көчле булганга, уенны оту кыен булды, ләкин без бозның һәр сантиметры өчен көрәштек, теләгән алкаларның барысын да керттек — шулай җиңдек. Бөтен командабыз моңа бик шат, − ди «Алабуга-1000» капитаны Роман Жужгов.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев командаларга гаҗәеп уен һәм кичерешләр өчен рәхмәт әйтте. Җиңүчеләр кубок, медальләр һәм акчалата бүләк алды. Көчлеләр өчлегенә эләкмәгәннәргә истәлек дипломнары тапшырылды.

Җиңүче команда уенчылары
Владислав Косов (капкачы)
Руслан Галимрохманов (сакчы)
Руслан Маковей (һөҗүмче)
Артур Якупов (сакчы)
Альберт Якупов (һөҗүмче)
Руслан Мортазин (һөҗүмче)
Сергей Капин (һөҗүмче)
Александр Ожегин (сакчы)
Роман Жужгов (һөҗүмче)
Станислав Мокрополов (һөҗүмче)
Илназ Шәйхетдинов (сакчы)
Равил Шәрипов (һөҗүмче)
Максим Хохрев (һөҗүмче)
Ринат Абдулин (сакчы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев