Ренат Хәйруллин бокс буенча өч тапкыр ИФО чемпионы булды
Чемпионат Оренбургта узды.
7-13 мартта Оренбургта ир-атлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы (ИФО) чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2нче спорт мәктәбе боксчысы Ренат Хәйруллин чыгыш ясады.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча Ренат 54 кг.га кадәр авырлык категориясендә 1нче мактаулы урын алды. Югары техника күрсәткәне өчен ул «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясенә лаек булды.
Ренат Хәйруллин бокс буенча Идел буе федераль округының өч авырлык категориясендә өч тапкыр чемпион булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев