Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

«Россия чаңгы юллары-2025» узышларында 2 меңнән артык алабугалы катнашты

Быел ярыш 43 нче тапкыр үткәрелә.

Бүген профессиональ спортчылар һәм чаңгы ярышларын яратучылар ипподромга җыелды. Биредә узган массакүләм йөгерүдә теләге булган һәркем катнаша алды. «Россия чаңгы юллары-2025» спорт чарасы башланганчы барлык катнашучыларны АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон, АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре сәламләде. 

— Бу патриотик йөгерү. Быел ул «Җиңүнең 80 еллыгы» билгесе астында уза. Шуңа күрә стартка беренче булып элеккечә мәктәпкәчә яшьтәгеләр түгел, ә безнең ветераннар чыгачак. Бу хөрмәт күрсәтү», — дип билгеләп үтте Елена Мерзон үзенең сәламләвендә. 

‒ «Россия чаңгы юллары» традиция буенча үткәрелә. Бу искиткеч спорт чарасы, ул барыбызны да: балаларны да, яшьләрне дә, ветераннарны да берләштерә, — диде Геннадий Баганов.

Спортчылар арасында Алабуганың чаңгы спорты ветераны, легендар чаңгычы Валентина Белавина да бар иде. Сүз уңаеннан, ул бу йөгерүдә беренче старттан бирле катнаша. Ягъни инде 43 ел. Ә аның үзенә 72 яшь. 

— Спортны, чаңгыны яратам, барыгызга да формада булуны, сәламәтлек һәм яхшы кәеф телим! — дип ярышучыларга хәер-фатихасын бирде Валентина Белавина. 

Иң яшь спортчылар - өч яшьлек Милана һәм Василиса үзләренең 40 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасы данын яклап чыгыш ясады. Балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре арасында 8 яшьлек Эльвир Гайнатуллин җиңү яулады. Ул «Россия чаңгы юллары»нда инде өченче ел рәттән катнаша. 

— Минем кәефем бик шәп! Мин җиңдем! — диде Эльвир үз хисләре белән уртаклашып. 

«Россия чаңгы юлы-2025»тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм ветераннар арасында узышлардан тыш, студентлар һәм шәһәр учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре өчен аерым узышлар оештырылды. Спорт чарасында катнашучыларның барысы да билгеләп үтелде, ә җиңүчеләргә грамоталар һәм символик бүләкләр тапшырылды. Бөтенроссия чаңгы узышында барлыгы 2000нән артык алабугалы катнашты. Ярышларның баш хөкемдары — Юрий Затеев.

Республиканың «Россия чаңгы юллары-2025» ярышлары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) ВФСК исәбенә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев