Судагы балык кебек
Алабугалы Иван Петров ике дистанциягә йөзү буенча республика ярышларында өченче урын яулады.
- Йөзү белән мин беренче класстан шөгыльләнәм, ә хәзер тугызынчы сыйныфта укыйм, - дип сөйли яшь спортчы. - Башта мин футбол секциясенә язылырга теләгән идем, барып чыкмады. Хәзер инде кызганмыйм: миңа монда бик ошый. Ярышларда җиңәргә тырышам, нәтиҗә өчен эшлим.
Иванның тренировкалары "Олимп" спорт мәктәбендә эшләүче Евгения Турцева җитәкчелегендә уза. Хәзер секциядә өч тренер эшли. Биредә 6 яшьтән 16 яшькәчә 177 бала шөгыльләнә. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясый. Иң югары ирешүләр: 2008 елда Лизавета Долгова (100 метрга брасс белән йөзү) Татарстан кубогында беренче урын ала, икенчедә - Ксения Терещенко (200 метрга баттерфляй белән йөзү), 2009 елда Республика укучыларының җиденче спартакиадасында кызлар командасы беренче урынны яулый, икенче урында - егетләр.
Спорт мәктәбен тәмамлаучылар арасында 26 профессиональ йөзүче бар, өчесе хәзер профильле югары уку йортында белем ала, шуларның берсе - КФУның Алабуга филиалы спорт факультетында укый һәм шул ук вакытта "Олимп" спорт мәктәбендә йөзү секциясендә тренер булып эшли.
"Без балаларга теоретик, физик һәм махсус әзерлек бирәбез, - ди Евгения Турцева. - Һәр төркем өчен - үз максаты һәм бурычлары бар. Иң кечкенәләр өчен дәресләр уен формасында уза. Без спортзалда, бассейнда шөгыльләнәбез, кышын чаңгыда йөрибез, җәй көне лагерьга барабыз".
Баланың йөзә белүе яхшы, әлбәттә. Тик иң әһәмиятлесе - аларны йөзүгә гашыйк итү. Ә йөзүнең сәламәтлек өчен булган әһәмияте бәяләп бетергесез. Суда мускулларның киеренкелеге кими, тик шул ук вакытта алар авырлык белән дә эшли ала. Ә бу мәктәптә бирелә торган йөкләмәләрне исәпкә алганда аеруча файдалы. Стресс, умыртка төзелешендәге кимчелекләр, астма һәм респиратор авырулар чыныктыру аша яхшы дәвалана. Нерв системасы, йөрәк ныгый, аралашу җиңеләя. Бала чамадан тыш актив булган очракта да йөзү белән шөгыльләнү гаять файдалы.
Наилә БАЯЗИТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев