Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Спорт тормышка әзерли

Армия кул көрәше буенча ачык турнирда дүрт яшь алабугалы призлы урыннар яулады.

Армия кул көрәше буенча ачык турнир Җиңел атлетика манежында ике көн дәвам итте. Бу ярышлар Алабугадагы “Яшь десантчы” хәрби-патриотик клубның 20 еллык юбилее һәм Россиядә ел саен 5 ноябрьдә бәйрәм ителә торган Хәрби разведка көненә багышланган иде.

Бу чарага каян гына килмәделәр – Оренбург өлкәсеннән, Пермь ягыннан, Киров өлкәсеннән, Удмурт республикасыннан һәм Татарстанның 10 шәһәреннән барлыгы 150 спортчы. Алар 15 командага берләште.

Нәтиҗәдә, гомумкомандалар ярышында Казанның “Барс” клубы егетләре җиңде. Икенче урынны да башкаланыкылар – “Лекки 116” спортчылары яулады. Мактаулы өченче урында – Яр Чаллының “Ватан уллары” командасы. Алабуга – бишенчедә. Шәхси беренчелеккә килгәндә, ике беренче урын һәм ике өченче урыннар Алабуга спортчыларында. Беренче урынга ирешүчеләр: Александр Сажин (55 килограммга кадәрле үлчәүдә, 16-17 яшьлекләр арасында) һәм Михаил Митрофанов (70 килограммнан артык үлчәү, 14-15 яшьлекләр). Ярышларны ТР Хәрби кул көрәше федерациясе оештырды.

Әйтергә кирәк, безнең шәһәрдә спортның бу төре белән 10 яшьтән 30 яшькәчә 50гә якын кеше шөгыльләнә. Күнегүләр 10нчы урта мәктәптә үтә, дип сөйләде “Яшь десантчы” яшүсмерләр клубының тренер-инструкторы Михаил Семенов.

– “Яшь десантник” клубында егетләр хәрби тактикага, төз ату күнекмәләренә өйрәнә, парашюттан сикерергә әзерләнә. Без шулай ук исән калу юлларын (урында ориентлашу, сыену урыны төзү, кыр шартларында туклануны оештыру һ. б.) өйрәнәбез.

Михаил Семенов сүзләренә караганда, әлеге клуб әгъзаларының барысы да – ир затыннан, дөрес, клубка кызлар килгән очраклар да булган.

– Кызлар нишләптер озакка калмый. Бездә тәртип каты, физик күнекмәләр авыр, бәлки, көчләре җитәрлек түгелдер. Югыйсә без, әгәр теләкләре бар икән, кызларны да үз сафларыбызга алырга әзер.

Укытучылары әлегә берәү генә, шулай да кайчакта бирегә Кораллы Көчләрдә хезмәт итеп кайткан егетләр дә килгәли, алар армия хезмәте турында сөйли һәм төрле алымнар күрсәтә.

Венера Шәйдуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев