Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“Татарстан чаңгы юллары” Алабугада

Меңнән артык алабугалы якшәмбе көнне үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, югары һәм урта уку йортлары студентлары, предприятие, оешма һәм учреждение вәкилләре бар иде.

Спорт яратучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Шуны да әйтергә кирәк, җитәкче хатын-кызлар йөгерешендә ул беренче урын алды.

Дистанция озынлыгы 2013 метр итеп билгеләнгән иде. Шул рәвешле тагын бер мәртәбә республикада булачак Универсиада турында искә төшерделәр. Сүз уңаеннан, "Татарстан чаңгы юллары" кысаларында ярышлар быел сигезенче мәртәбә үткәрелде. Ә Гомумрәсәй ачык чаңгы ярышлары 2012 елда утызынчы тапкыр үткәрелде.

Ярышларда Удмуртия кунаклары катнашуы көтелмәгән хәл булды. Тик алабугалылар аларга бер генә мөмкинлек тә калдырмыйча, барлык призлы урыннарны алып бетерде, ә кунакларга юату бүләкләре тапшырылды.

Гадәттәгечә, узышлар берничә төркемгә бүленгән иде. Предприятие һәм оешма ир-ат җитәкчеләре арасында беренче урынны Радик Зиннәтов алды (шәһәр суды). Нина Кочур һәм Максим Стяжкин предприятие һәм оешма хезмәткәрләре арасында җиңү яулады.

Районның иң көчле чаңгычылары исеменә 8 нче мәктәп укучылары Юлия Потанина һәм Алексей Суриков лаек булды. Чаңгы спортын яратучылар исеме Мария Шумилова һәм Никита Потанинга (10 нчы мәктәп) бирелде. Студентлар арасында Наталья Корнева һәм Игорь Гаделшин иң яхшылар дип табылды. Ярышларда катнашучыларның иң өлкәнен һәм иң яшен, иң актив гаиләне билгеләделәр. Әлеге мактаулы исемнәрне пенсионер Фәрденур Муллануров, җиде яшьлек Даниил Александров һәм Сергеевлар гаиләсе алды.

Салкын булуга карамастан, чаңгы спортын яратучылар көр күңелле, күтәренке кәефле булды һәм алдынгы урыннар өчен бар көчләрен биреп тырышты. Финишка килеп җитеп бераз хәл алганнан соң, спортчылар кайнар чәй өстәле янына ашыкты.

Спорт бәйрәмендә теләге булган һәркемгә кайнар кофе, чәй эчеп, тамак ялгап алырга, "Сударушка" музыкаль коллектив чыгышын тыңлап хозурланырга, шәһәр һәм ел символлары булган Тукран һәм Аждаһа белән фотога төшәргә мөмкин иде.

Наилә Баязитова

М.Сираева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250