Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СПОРТ

Узган гасыр суүткәргече: Алабугада кызыклы табыш

Спас урамында инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү вакытында эшчеләр көтелмәгән ачыш ясаганнар.

Җирдә агач суүткәргеч фрагменты табылган, әлеге суүткәргечне узган гасыр башында шәһәр халкы файдаланган. Бу табылдык шәһәрне су белән тәэмин итүнең бай тарихына тагын бер дәлил булып тора.

Трактор белән казу эшләре алып барган эшчеләр суүткәргечнең сакланган участогына тап булдылар. Бу шәһәрдә мондый беренче генә табыш түгел. Бер ел элек, апрель аенда, Гассар урамында суүткәргеч челтәрләрен алыштыру вакытында, шулай ук борынгы системаның фрагменты табылган иде. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре, әлеге артефактны өйрәнгәннән соң, торбадагы тишекнең диаметры 130 мм булуын ачыклаганнар, бу 1920 елларда салынган агач торбаларның параметрларына туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алабугада шәһәрне су белән тәэмин итү тарихы 1833 елга барып тоташа, ул вакытта шәһәр башлыгы Иван Шишкин, атаклы рәссам Шишкинның әтисе, агачтан суүткәргеч төзергә тәкъдим итә. Шишкин проектны үз акчаларына тормышка ашыра. Беренче суүткәргечнең озынлыгы 5200 метр тәшкил итә, һәм шуның нәтиҗәсендә Алабуга Россиядә мондый система барлыкка килгән дүртенче шәһәр була, хәтта губерна үзәкләре — Нократ (хәзерге Киров) һәм Казанны да узып китә.

Агач торбалар чуен торбаларга караганда күп өстенлекләргә ия: алар сыгылмалырак һәм туфрак тигез утырмаганда азрак җимерелә. Нәкъ менә шуның аркасында кайбер фрагментлар безнең көннәргә кадәр сакланган да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев