Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яшь футболчылар җиңү белән кайтты

2008-2009 елгы егетләр командасы 4 уен үткәрде.

22-23 мартта Мамадышта 2008-2009 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының финал өлеше узды.
Алабуга шәһәре данын «Олимп» спорт мәктәбенең 10 спортчысы яклады. Тренерлары: Денис Денисенко. 2008-2009 елда туган егетләр командасы иң яхшы 6 команда арасында зур кубок уйнатуда катнашты.

2008-2009 елгы егетләр командасы 4 уен үткәрде. Төркем этабында Мамадыштан килгән команданы 3:1 исәбе белән җиңде һәм Буадан килгән команда белән тигез исәпкә уйнады — 1:1.

Алабуга командасы төркемдә беренче урынны алды һәм вакытыннан алда Кубокның ярымфиналына эләкте, анда кабат Буа шәһәре командасы белән очрашты һәм 5:1 исәбе белән җиңү яулады. 

Финал уенында безнең егетләр янә Мамадыш командасы белән очраштылар һәм турнирның финалисты титулын яулап, 3:2 исәбе белән җиңелде. Шулай итеп, егетләр көрәштә икенче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев