Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

2025 елда Татарстанда пенсияләр

Татарстанда уртача пенсия күләме 24 540 сумга җиткән. Индексация, социаль түләүләр һәм мошенникларга каршы көрәш турында – Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белән интервьюда.

Эдуард Яфасович, 2025 елда пенсияләрне индексацияләү буенча нинди чаралар гамәлгә ашырылды?

— Иминият пенсияләре 2025 елның 1 гыйнварыннан артты, ә социаль пенсияләр 1 апрельдән индексацияләнде. Бу ел саен үткәрелә торган пенсияләрне планлы рәвештә арттыру. Аның максаты — пенсионерларның сатып алу сәләтенә ярдәм итү һәм тормыш дәрәҗәсенең икътисадый шартларга туры килүе. Моннан тыш, агымдагы елның августында эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләргә өстәмә төзәтмәләр кертелде, бу шулай ук аларның керемнәрен арттыруга ярдәм итте. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрен яңадан санадылар. Аларның узган елгы хезмәт хакларын һәм эш белән пенсияне бергә алып баруны отышлырак итә торган яңа законнарны исәпкә алдылар.

Ел башыннан пенсияләрне индексацияләү турында тулырак сөйләгез әле. Ул күпме татарстанлыга кагылды һәм түләүләр ничек үзгәрде?

— 2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә иминият пенсияләре 1,095кә индексацияләнде. Татарстанда индексация иминият пенсияләре алучы миллионнан артык кешегә кагылды. Республикада картлык буенча иминият пенсияләренең уртача күләме индексациядән соң 24 531 сум тәшкил итте. Моннан тыш, 1 гыйнвардан эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләү яңартылды, бу шулай ук эшләүче пенсионерларга арттырылган күләмдә иминият пенсиясе алырга мөмкинлек бирде.

Апрель индексациясеннән соң социаль пенсияләр ничек артты?

— 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнде, һәм бу сизелерлек арту булды. Ул Татарстаннан 80 меңнән артык пенсия алучыга кагылды, шул исәптән беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидларга, инвалид балаларга, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга. Үткәрелгән индексация нәтиҗәләре буенча республикада социаль пенсиянең уртача күләме 14 652 сум тәшкил итте.

Хәзер Татарстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме нинди?

— Бүгенге көндә республикабызда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 540 сум тәшкил итә. Әлбәттә, күп нәрсә һәр кешенең шәхси стажына һәм хезмәт хакына бәйле, әмма тулаем алганда без түләүләр дәрәҗәсенең федераль тенденцияләргә туры килүен һәм ел саен арту ягына төзәтелүен күрәбез.

Республикада иң югары пенсияләрне кемнәр ала?

— Иң югары түләүләр аерым категория хезмәткәрләр өчен каралган — беренче чиратта һөнәрләре махсус шартлар яки югары йөкләнешләр белән бәйле булган өчен. Иң югары уртача пенсия күләме очучы-сынаучылар составы хезмәткәрләрендә. Бу закончалыклы чара, чөнки дәүләт, шул рәвешле, аларның хезмәт үзенчәлеген компенсацияли. Аларның иминият пенсияләре күләме социаль пенсияләрдән артык, дип әйтә алам.

Түбән индивидуаль пенсия коэффициенты булган кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

— Дәүләт федераль социаль өстәмә түләү ярдәмендә индивидуаль пенсия коэффициенты җитәрлек булмаган гражданнарга ярдәм итә. Татарстанда бүген кереме яшәү минимумыннан — 12 963 сумнан түбән булган бер генә эшләмәүче пенсионер да юк. Әгәр пенсионерның җыелма кереме бу суммага җитмәсә, автомат рәвештә өстәмә түләү билгеләнә. 2025 елның август башына булган мәгълүматларга караганда, республикада федераль өстәмә түләүне 65 087 кеше яки пенсионерларның гомуми саныннан 6 проценты ала. Өстәмә түләүнең уртача күләме 3 126 сум тәшкил итә.

Татарстанда пенсия яшенә җиткән, әмма пенсия билгеләүгә гариза бирмәгән кешеләр бармы?

— Социаль фонд гражданнарга аларның пенсия хокуклары турында мәгълүмат бирү буенча актив эшне дәвам итә — дәүләт хезмәтләре аша хәбәрнамәләр җибәрә һәм аңлату очрашулары үткәрә. Шул ук вакытта кайбер гражданнар аңлы рәвештә пенсия сорап мөрәҗәгать итүне кичектереп торалар, чөнки закон факттагы мөрәҗәгать вакытына яңадан исәпләргә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә бу түләүне арттырырга мөмкин. Әмма фонд пенсионерларны алдан ук үз хокукларын ачыкларга һәм тиешле түләүләр турында белми калмас өчен вакытында мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Социаль фонд мошенникларның гамәлләрен ничек кисәтә?

— Без рәсми чыганаклар аша тикшерелгән мәгълүматны гына халыкка җиткерәбез, мошенниклар белән актив көрәшәбез. Төп стратегия имеш-мимешләр, аңлашылмаучанлыклар һәм ялган мәгълүматлар таралу куркынычын киметүдән гыйбарәт. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсияләр, социаль түләүләр, ташламалар һәм ярдәмнең башка төрләре турындагы барлык актуаль аңлатмаларны бастыра. Публикацияләр рәсми ресурсларда — СФР сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырыла, бу барлык гражданнар өчен мәгълүматның ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итә, килеп туган теләсә нинди шикләрне оператив рәвештә аңлатырга мөмкинлек бирә. Без рәсми мәгълүматларны гына кулланабыз, бу ялган мәгълүмат тарату мөмкинлеген кире кага. Мондый алым халыкка вакытында һәм төгәл мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә, фонд эшчәнлегенә ышанычны ныгытырга ярдәм итә.

Узган җәйдә Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә кешеләр иң еш мөрәҗәгать иткән сораулар нинди?

— Җәй буена безнең бүлеккә 9 537 мөрәҗәгать керде. Кешеләр еш кына пенсияләр билгеләү һәм яңадан исәпләү, балалы гаиләләргә пособиеләр түләү, шулай ук ана капиталын куллану белән кызыксына. Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ташламалар буенча күп сораулар килә. Гомумән, кешеләр түләүләрне ничек дөрес рәсмиләштерергә, аларга нинди ярдәм чаралары каралуын аңларга тели.

Әгәр республикада яшәүчеләрне түләүләр һәм пенсияләр мәсьәләләре кызыксындыра икән, алар сезгә ничек мөрәҗәгать итә алалар?

— Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә мөмкин булган элемтә каналларыннан файдаланып мөрәҗәгать итәргә була. Сорауларның күп өлеше безгә интернет-кабул итү бүлмәсе аша СФР сайтына (sfr. gov. ru) һәм дәүләт хезмәтләре порталына килә. Өлкән буын вәкилләре хатлар яза яки кабул итүгә шәхсән килә. Фондның клиент хезмәтләре хезмәткәрләре, үз чиратында, гражданнарның сорауларына актив җавап бирәләр. Алардан һәрвакыт консультация алырга, теләсә нинди мәгълүматны ачыкларга яки социаль түләүләр, ташламалар һәм пенсия белән бәйле сорауларга җавап алырга мөмкин. Шулай ук бердәм контакт үзәге эшли — 8 800 100-00-01, анда тәүлек буе мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу номер буенча шалтыратулар бушлай. Үзәк белгечләре сорауларга җавап бирергә, консультация бирергә яки кирәкле хезмәтне алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтергә әзер. Шулай ук социаль челтәрләрдә фондның рәсми аккаунтларын табарга мөмкин. Республика халкы, оператив мәгълүмат алу өчен, үзләренә уңайлы мөрәҗәгать итү ысулын сайлый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев