Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ МӘГЪЛҮМАТ

Май аенда нинди бакча эшләре башкарырга кирәк?

Белгечләр бакча туфрагын язгы утырту эшләренә әзерләү турында сөйләде.

Майның беренче көннәрендә бакчада язгы утырту эшләренә җирне ничек әзерләргә, нәрсә чәчәргә була? Бу хакта «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйләде.

Белгеч участокта өмә үткәреп, аны җыештырырга, җирне йомшартырга киңәш итә. Шул рәвешле туфрак язгы чәчү эшләренә әзер була, ди белгеч.
Май аенда кишер, чөгендер, редис чәчәргә була. Башка орлыкларны исә, туфрак +10 градуска кадәр җылынган очракта чәчәргә кирәк. Шулай ук Любовь Занина майның беренче көннәрендә суган утыртырга киңәш итә. 

Май ялларында томат һәм борыч үсентеләрен дачага алып чыгарга була. Күчереп утырту иртәрәк булганлыктан, үсентеләрне парник һәм теплицаларга куярга була. 

Бакчада куаклар, агачлар, бакча җиләген катлаулы ашламалар белән тукландырырга кирәк. 

Бакчачыларга ярдәм йөзеннән һәр районда «Россельхозцентр» филиалының консультация пункты эшли. Анда белешмә алырга, орлыклар, үсентеләр сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев