Салым хәбәрен алуны кайчан үзеңә кайгыртасы
Хәзер Федераль салым хезмәтендә эшләүчеләр 2019 елның хисабы өчен милек салымнарын түләүгә язуларны хәзерләү белән мәшгуль. Түләргә 30 көн кала, алар салым түләүчеләргә җибәрелә.
Шунысын истә тотарга кирәк: түбәндәге очракларда салым түләүчегә салым хәбәре җибәрелми:
- салым ташламасы, салымнан тотып калулар булганда, закон белән билгеләнгән башка нигез булганда, салым объектының иясе тулысынча салым түләвеннән азат булса;
- салым кәгазендә күрсәтелгән салымнарның гомуми күләме 100 сумнан ким булганда;
- салым түләүче РФ Федераль салым хезмәтенең “Салым түләүченең шәхси кабинеты” интернет-сервисын кулланучы булып тора һәм шул ук вакытта салым органына салым хәбәрен кәгазьдә алу кирәклеге турында хәбәр җибәрмәгән булса.
Башка барлык очракларда да, салым салына торган милеккә яки транспортка ия булган вакыт аралыгы өчен 1 ноябрьгә кадәр салым хәбәре алмаса, салым түләүче салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итәргә яисә “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аркылы яки РФ Федераль салым хезмәтенең “Россиянең Федераль салым хезмәтенә (ФНС) мөрәҗәгать итәргә” интернет-сервисын файдаланып мәгълүмат җибәрергә кирәк. Күчемсез милек яисә транспорт хуҗалары, беркайчан да салым кәгазьләрен алмаган һәм салым ташламалары турында игълан итмәгән булса, алар үзләре ия булган милек хакында теләсә кайсы салым органына хәбәр бирергә тиеш. 2018 ел өчен салым хәбәре 2019 елда җибәрелә һәм аның 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча үтәлүе мөһим. Салым хәбәрен алуга, салым түләүчеләргә анда язылган мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Салым түләүче түләү кәгазендә күрсәтелгән мәгълүматны (шулай ук объектка ия булу вакытына, адресына кагылышлы) дөрес дип тапмаса, моны тикшерү өчен, “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аркылы яисә теләсә кайсы салым органына шәхси барып, яки РФ Федераль салым хезмәтенең “Россиянең Федераль салым хезмәтенә (ФНС) мөрәҗәгать итәргә” интернет-сервисын файдаланып яисә почта аша салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әлеге мөрәҗәгать буенча салымны яңадан исәпләү һәм салым хәбәрен үзгәртү өчен тикшерү уздырылачак. Яңадан исәпләү өчен нигез булганда, 30 көннән дә соңга калмыйча, салым инспекциясе (кайбер очракларда вакыт озайтылырга мөмкин) төгәл салым хәбәрен “Салым түләүченең шәхси кабинеты”нда урнаштыра. Сез “Салым түләүченең шәхси кабинеты”ннан файдаланучы булмасагыз, инспекция төгәл язуны билгеләнгән тәртиптә җибәрә.
Хәтерегезгә төшерәбез: милегендә фатиры, торак йорты, җир кишәрлеге яисә транспорты булган алабугалылар яисә районда яшәүчеләргә 2018 ел өчен физик затларның милек салымнары буенча бурычларын түләргә кирәк. Бурычларга бәйле сорауларны чишәр өчен, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Күп функцияле үзәккә барырга, “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аркылы гариза бирергә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев