Алабуга караклары буш коттедждан чуен батареялар урлаган өчен хөкем ителде
Алар өчәү булган.
Алабугалылар буш коттедждан чуен батареялар урлаганда тотылган. Алабугадан өч егет суд каршына басты. Егетләр очраклы рәвештә веранда ишеге ачык калган йортны таларга булалар.
Җинаятьчеләрнең берсе, үзе белән металл кисә торган кайчы алып, кухнядагы, йокы һәм ванна бүлмәсендәге батареяларны сүтә. Калган икесе аларны җыеп барып, соңыннан тәрәзә аша урамга ташлыйлар. Урланган әйберләрне алар металл кабул итү пунктына илтәләр һәм 7,5 мең сумга тапшыралар. Акчаны икегә бүләләр.
Батареяларны кискән егет судта сөйләгәнчә, «эш»е өчен аңа бер шешә аракы вәгъдә итәләр, ләкин аны бирмиләр. Суд аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә ел ярым хөкем үтү рәвешендә җәза билгели. Калган ике гаепләнүче зыян күргән якка зыянны каплаган һәм шартлы сроклар алган: берсе — 1,3 ел, икенчесе — бер ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев