Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Алабуга суды бурычларны түләтү буенча эшне карады

«Сетевая компания» АҖнең Г. исемле гражданкага бурычларны түләтү турындагы дәгъвасы буенча гражданлык эше каралды.

Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан «Алабуга электр челтәрләре» филиалы йөзендә «Сетевая компания» АҖнең Г. исемле гражданкага бурычларны түләтү турындагы дәгъвасы буенча гражданлык эше каралды.

Белдерелгән таләпләрне дәлилләп, җавап бирүчедән дәгъвачының рәсми сайтындагы кулланучының шәхси кабинетына электрон рәвештә торак йортны технологик тоташтыруны гамәлгә ашыруга гариза килгәнлеге күрсәтелә.

Дәгъвачы шәхси кабинетта гариза буенча технологик тоташтыру турында килешү, шулай ук аның кушымталарын урнаштырган (шул исәптән килешү буенча түләү графигы һәм беренче аванс өчен счет). Җавап бирүче күрсәтелгән счет буенча, күрсәтелгән күләмдә түләүне башкарган, шулай ук беренче, икенче һәм өченче этап буенча да түләгән. Әмма җавап бирүче дүртенче түләү буенча йөкләмәләрне үтәү срогын бозган. Дәгъвачы җавап бирүчедән 6 020 сум күләмендәге бурычны, 5 644 сум күләмендәге неустойка түләвен, 2023 елның 18 ноябреннән алып, түләү буенча йөкләмәләрне үтәгән көнгә кадәрге чорда, түләүне башкармаган һәр көн өчен 0,25 процент күләмендә һәм 467 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләтүне таләп итә.

Гражданлык эшен караганчы, дәгъва кылучы вәкиленнән дәгъвадан баш тарту һәм җавап бирүченең бурычны тулысынча түләве сәбәпле, эшне туктату турында гариза кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев