Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
Суд залыннан

Алабуга суды снегоход йөртүчегә 45 мең сум штраф салган

Гражданин В. теркәлү билгесе булмаган снегоход белән исерек хәлдә идарә иткән.

Алабуга районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы, исереклеккә медицина тикшерүе узудан баш тарткан җирле кешегә карата административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарды. 

Суд утырышы ачыклаганча, 2025 елның февралендә 23:14 сәгатьтә гражданин В. исерек хәлдә дәүләт теркәү билгеләре булмаган «Рысь 500» снегоходы белән идарә иткән. Полиция хезмәткәренең медицина тикшерүе узарга дигән таләбенә ул, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.3.2 пунктын бозып, баш тарта.

Җәмәгать судьясы В. ның гамәлләрен РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча квалификацияли һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә штраф билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев