Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Алабугада миграция кагыйдәләрен бозган өчен чит ил кешесенә штраф салынды

Суд карары законлы көченә керде.

Алабугада миграция кагыйдәләрен бозган өчен чит ил кешесенә штраф салынды.

Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә миграция кагыйдәләрен бозган Төрекмәнстан гражданинына карата административ хокук бозу турында эш каралды.

Гражданинның Россиягә 2024 елның 5 мартында туризм максатларында килүе, 2024 елның 2 июненә кадәр гамәлдә булган бер тапкыр виза алуы ачыклана. Әмма визаның гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, ул илдән китми һәм 2024 елның 3 июненнән Россия территориясендә законсыз рәвештә калуын дәвам итә. Бу гамәлләр «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында» 25.07.2002 елның 115 номерлы РФ Федераль законы таләпләрен бозу булып санала.

Суд утырышында хокук бозучы үз гаебен таный һәм төзелгән беркетмә белән килешә. Суд аңа 2000 сум күләмендә административ штраф, шулай ук Россия Федерациясеннән мәҗбүри рәвештә административ чыгару билгели.

Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев