Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
Суд залыннан

Алабугалыны юл-транспорт һәлакәте өчен хөкем иттеләр

Гражданин үз гаебен таныган һәм үкенү белдергән.

Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды тарафыннан ярымприцеплы автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм юл-транспорт һәлакәтенә юл куйган гражданин С. ка карата җинаять эше каралды.

Көндез, М-7 юлы буйлап хәрәкәт иткәндә, игътибарсызлыгы аркасында ул идарәне югалта, машинасы белән юл читендә торган икенче машинага бәрелә. Зыян күргән машинаның эчендә утырган шоферның авария нәтиҗәсендә бот сөяге сына, бу сәламәтлеккә авыр зыян буларак квалификацияләнә.

С. үз гаебен таныган һәм үкенү белдергән. Суд аңа берничә шарт белән бер елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгели. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев