Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Җәмәгать урынында тавыш чыгарган өчен алабугалыга 5 тәүлек арест билгеләнде

Бу хакта Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024 елның 22 июнендә Алабуга шәһәр суды карары белән 43 яшьлек алабугалы вак хулиганлык кылуда гаепле дип танылды.

15 июньдә, исерек хәлдә җәмәгать урынында булганда алабугалы җәнҗал чыгара, сүгенә, тыюларга игътибар итми.

Суд аның гамәлләрен РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданнарга кимсетү гамәлләре булган, җәмәгать урыннарында сүгенү сүзләре куллану белән көчәйтелгән вак хулиганлык дип квалификацияли.

Суд утырышында алабугалы билгеләнгән хокук бозуда үзенең гаепле булуын таный. Килеп чыккан вакыйгага булган мөнәсәбәтен, катлауландыручы шартлар булуны исәпкә алып, суд аңа 5 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләде.

Карар законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев