Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Подъездда җәнҗал чыгарган алабугалыга штраф билгеләнде

Судта гражданин М. үз гаебен таный һәм аңа карата төзелгән беркетмә белән килешә.

Алабуга кешесе, сугышасы килеп, подъездда тавыш чыгара. Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.1 маддәсенең 1 өлеше (вак хулиганлык) буенча административ хокук бозу турындагы эш каралды.

Сөембикә урамындагы бер йортның подъездында алабугалының исерек хәлдә җәнҗал куптаруы, тупас сүгенү сүзләре әйтүе ачыклана. Ир-ат үзен агрессив тота, сугышырга этәрергә тырыша, кисәтүләргә җавап бирми. Шул рәвешле җәмәгать тәртибен боза һәм тоткарлаганда полиция хезмәткәрләренә буйсынмый.

Судта гражданин М. үз гаебен таный һәм аңа карата төзелгән беркетмә белән килешә. Суд карары белән аңа 500 сум күләмендә административ штраф билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев