Штрафларын түләмәгән өчен алабугалыны 10 тәүлеккә кулга алганнар
Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Алабугада суд приставлары исерек хәлдә автомобиль йөрткән өчен билгеләнгән штрафны түләүдән качкан җирле кешегә карата суд карарын үтәүне тәэмин иттеләр. Бурычның гомуми суммасы 90 000 сум тәшкил итә.
Ир-ат РФ КоАП 12.26 маддәсе буенча ике штраф алган (транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү), ләкин аларны түләмәгән. ГУФССПның Алабуга районы бүлеге белгечләре берничә тапкыр бурычлы кеше белән элемтәгә керергә тырышып карый — пропискасы буенча баралар, «дәүләт хезмәтләре» һәм почта тартмасы аша хәбәрләр җибәрәләр. Җавап булмый.
Иртән приставлар ир кешене өйдән чыкканда каршы ала һәм бүлеккә китерә. Штрафларны түләүдән качкан өчен аңа ике административ беркетмә төзелә.
Җәмәгать судьясы эш материалларын карый һәм 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгели (һәр беркетмә өчен 5 тәүлек).
Кулга алынганнан соң бурычлы үз теләге белән бүлеккә килә, квитанцияләрне алып, бурычны тулысынча түли.
Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кисәтә: суд карарларын үтәүдән тайпылу катгый чараларга китерә, шул исәптән кулга алу һәм өстәмә финанс чыгымнары да булырга мөмкин. Штрафларны вакытында түләү — күңелсез нәтиҗәләрне булдырмауның бердәнбер ысулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев