Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга эпидсезонга әзерләнә: поликлиникаларда гриппка каршы вакцинация башланды

Бу атнада Алабуга үзәк хастаханәсе поликлиникасына өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтарылды.

Августта риск төркемнәренә керүче 7 000 кешегә вакцина ясалды. Кампания балигъ булмаганнарны, йөкле хатыннарны һәм медицина персоналын колачлады.

Гриппны еш кына гадәти салкын тию кебек кабул итәләр, әмма аның нәтиҗәләре күпкә куркынычрак булырга мөмкин. Мәсәлән, үпкә шешүе белән үпкә ялкынсынуы; ишетү сәләтен югалтуга китерә торган отитлар; вируслы энцефалит, менингит; хроник авыруларның кискенләшүе. Бу хакта АҮРХ поликлиникасы эпидемиологы Марина Кононенко кисәтте.

Грипп белән теләсә кайсы кеше авырырга мөмкин, бигрәк тә эпидемия сезонында, ул гадәттә көз көне башлана һәм берничә ай дәвам итә, кыш көне иң югары ноктасына җитә. Әлеге авырудан саклануның иң ышанычлы ысулы — вакцинация. Аның өчен оптималь вакыт — август-октябрь. Нәкъ менә шушы чорда иммунитет эпидемия сезоны башланганчы формалашырга өлгерәчәк.

Вакцинация турында берничә факт:

— грипп вируслары даими үзгәреп тора, шуңа күрә вакцина составы ел саен яңартыла;

— организмга гриппка каршы вакцина кертү грипп йоктыруга китерә алмый;

— вакцинация барлык кешеләргә дә тәкъдим ителгән, яшь буенча чикләүләр юк, әмма дәвалаучы табиб белән киңәшләшү яхшырак булыр;

— 3 яшькә кадәрге балалар, йөкле хатын-кызлар, өлкәннәр, иммунитеты какшаган һәм хроник авырулары булган кешеләр авыруның авыр барышына һәм катлаулануларга аеруча бирешәләр.

2025 елның көзендә прививка ясату кампаниясе кысаларында халыкның 60 процентына кадәр гриппка каршы прививка ясату планлаштырыла, ә риск төркемнәрендә — 75 процент. Прививка түләүсез, аны шәһәр поликлиникасында да, аның филиалларында да ясатып була.

Өлкәннәр өчен вакцинация Пролетар урамы, 36 адресы буенча, шәһәр поликлиникасында, балалар өчен — Нефтьчеләр проспекты, 57 адресы буенча балалар поликлиникасында ясатырга мөмкин.

Алабуга үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкын гриппка каршы вакцинация узарга өнди. Исегездә тотыгыз: прививка катлаулану куркынычын киметергә мөмкинлек бирә, димәк, гомерне дә саклап кала ала.

Сүз уңаеннан, гриппка каршы беренчеләрдән булып Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев һәм Алабуга районында Роспотребнадзор җитәкчесе Илдар Мөхәммәтшин прививка ясатты.

— Беренче чиратта эпидемия алды чорында гриппка каршы прививкалар югары риск төркеменә кергән кешеләргә кирәк. Бу — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, бигрәк тә социаль учреждениеләрдә яшәүчеләр һәм хроник авырулары булганнар, 2-3 триместрда йөкле хатын-кызлар, еш авыручылар, балалар, студентлар һәм күп контактлы хезмәткәрләр. Барыгызны да прививка ясатырга чакырам — бу грипп һәм ОРЗны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы, — ди Илдар Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев