Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга районында 21 меңнән артык кеше диспансеризация тикшерүе узган

Бу планның 103,5 процентын тәшкил итә.

Быел Алабуга районында 21 317 кеше диспансеризация тикшерүе узган, бу планның 103,5 процентын тәшкил иткән. Профилактик тикшерүләрне 5 020 кеше үткән, бу — планлаштырылганның 126,6 проценты, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте. 

«Диспансерлаштыруның күчмә характерда булуын да истә тотып, халыкның күпчелек өлешен колачларга мөмкин булды. Шул исәптән, «Алабуга» икътисади зонасы сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре үткәрелде. Пациентлар арасында Алабуга районыннан тыш, башка районныкылар да бар иде», — дип аңлатты Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы бүлеге мөдире Гөлфара Фәрдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев