Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга табиб-эндокринологы кандагы шикәрне нормада тоту буенча киңәшләр бирде

Газета укучыларыбыз табиб-эндокринологка сорау бирде

«Минем кандагы шикәр күләме артык. Аны киметә яисә нормада тота торган берәр халык чарасы бармы?»
А. Хамула

Алабуга үзәк район хастаханәсенең балалар табибы, эндокринолог Гөлназ Мөхәмәтова:

— Канда шикәр күләме арту кебек үзгәрешләр күзәтелә икән, беренче чиратта, эчке авырулар табибына (терапевтка) яисә эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нинди дә булса халык чараларын кулланырга киңәш итмәс идем. Андый пациентны табиб тикшерергә, диагноз куеп, дәва билгеләргә тиеш. Хәзер шундый миф таралган, янәсе канда шикәр дәрәҗәсен киметә торган ашамлыклар бар. Әгәр ул күтәрелгән икән, аның күләмен бернинди ризык та киметә алмый, моның өчен дару препаратлары кирәк, аларны шикәр чиренең төренә карап табиб кына билгели ала. Шунысы бар — шикәр күләме күтәрелмәсенгә, билгеле бер туклану тәртибеннән тайпыласы түгел.

Кайбер ашамлыклар шикәр дәрәҗәсен тиз һәм кискен арттыра. Болар эшкәртелгән углеводлар — шикәр, ак оннан ашамлыклар, баллы эчемлекләр һәм башкалар. 

Тагын шунысын әйтергә кирәк, кулланган баллы ашамлыклар күләме шикәр диабеты белән бәйле түгел. Күбесенчә, ул нәселдән килә, ләкин гәүдә авырлыгы артык булган кешеләрдә авырып китү куркынычы зуррак. Шушы ике фактор бергә туры килгәндә, шикәр чире барлыкка килү мөмкинлеге бермә-бер арта. 

Тагын бер миф яшәп килә — шикәр диабеты булган пациентларга фруктозалы ашамлыклар гына ярый. Чынында, бу шул ук шикәр, аларны күп куллану симерүгә һәм бавыр гепатозы дигән авыруга китерә. Шуңа да диабетиклар өчен ашамлыклар дигән маркетинг хәйләсенә бирешергә кирәк түгел, дөрес, алар арасында игътибарга алырдайлары да бар. Мәсәлән, бөртекле он, яшелчә чипсылары.

Углеводлардан бөтенләй баш тарту да ярамый. Организмга аксым, майлар, углеводлар кирәк. Иң мөһиме — шикәр диабеты булган пациентлар рационында гликемия индексы түбән углеводлар булырга тиеш.

«Гарвард тәлинкәсе» дип йөртелә торган модалы төшенчә бар. Бу ысул буенча, тәлинкә өч бүлемнән тора. Яшелчә һәм яшел тәмләткечләр тәлинкәнең якынча ярты өлешен алып торырга тиеш. Алар организмны клетчатка, тиешле витаминнар һәм микроэлементлар белән баета.

Тәлинкәнең дүрттән берен аксымнар, калган чиреген акрын углеводлар алып тора, алар организмны туйдыра, көч бирә.

Чынбарлыкта еш кына киресенчә була. Без яшелчәне аз кулланабыз, углеводларны күп ашыйбыз. Җиләк-җимешләр дә шикәрне арттыра, шулай да аларны рационнан чыгарырга ярамый.

Әгәр медицинага кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны безнең электрон почта адресына юллап (new-kama@bk.ru), редакциягә килеп (Төзүчеләр урамы, 16а) яисә 3-81-11 телефоны аша бирергә мөмкин. Без сорауларны белгечләргә тапшырып, җавапларны газетада бастырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев