Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга табибы поллиноз билгеләре һәм аны дәвалау ысуллары турында сөйләде

Берәүләр җылы май көннәренә, чәчәкләргә шатланганда, кемдер аллергиядән интегә. Томау төшү, күздән яшь агу, йөткерү — үләннәр белән бергә, шундый билгеләр дә арта.

Андый чорда күзәтелә торган авыру турында хәбәрчебез Алабуга үзәк район хастаханәсе табибы Любовь Касаткина белән сөйләште.

Любовь Николаевна әйтүенчә, поллинозның, икенче төрле әйткәндә — аллергиянең, өч төп чоры була. Яз башында (апрель-май) безнең якларда агачлар, барыннан да бигрәк каен һәм ылыслылар аллергия чыганагы булып тора. Җәен (июнь-июль һәм августның бер өлеше) — иген кыягы (арыш, бодай, кыргый кыяклар), алар нәкъ шул вакытта чәчәк ата. Августта һәм сентябрьдә чүп үләннәр − амброзия, әрем, чоры башлана.

Әлбәттә, һәр организм үзенә күрә аерым, шуңа күрә төрле агачлар һәм үсемлекләрнең чәчәк атуы аллергияле кешеләргә төрлечә тәэсир итә. Кайберәүләр томау һәм төчкерү белән генә үткәреп җибәрә, кемдәдер конъюктивит билгеләре (күзләрдән яшь ага, күз кызара, кычыта) булуы бар, кайсыбер кешедә тын бетү, йөткерү һәм сулыш алуда кыенлык күзәтелергә мөмкин.

− Аллергия елдан ел авыррак була башлый. Беренче елда төчкереп, томау төшеп узса, аннары ринит,күз кычыту, яшь агу барлыкка килә. Соңрак бронхлар астмасы өянәге булуы бар, бу инде организм аллергияле дигән сүз, — дип, авыруның җитдилеген аңлатты Любовь Николаевна.

Шулай да аллергияне дәвалап була. Беренче билгеләре күренүгә, үзлегеңнән дәваланырга ярамый — препаратларны күзәтүсез куллану кыен хәлгә калдыра. Җәйге чор тәмамлануга, суыта башлагач та, тикшерү узарга кирәк. Бу вакытта аллергия чыганагын ачыкларга һәм махсус дәвалау үтәргә була. 

Аңа кадәр агачлыкларда, урманнарда, кырларда һәм болыннарда йөрмәскә тырышырга. Урамнан кергәч тә, тупсада ук чишенергә һәм коенып чыгарга. Табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә онытмагыз.

Ризыктан аллергиягә килгәндә, ул биш яшькә кадәр балаларда ешрак була. Аллергенны (җәен кура җиләге, җир җиләге, цитруслылар) менюдан алырга һәм диета сакларга кирәк.

Аллергия булган кеше өчен бөҗәкләр тешләве дә куркыныч булырга мөмкин. Тән тиресе коры, тиз бетчәләүчән, кычытучан булганда, ул кабарып чыга, тимгелләр пәйда була, ләкин мондый билгеләр уңайсыз яисә нык җылы кием аркасында да күзәтелә.

Ел фасылына бәйле аллергия теләсә кайсы яшьтә килеп чыга. Яшь чагында булмаса, соңрак барлыкка килмәс дип әйтеп булмый. Истә тотыгыз: якыннарыгыздан берәрсенең тыны бетә башласа, аллергия өянәгеннән кинәт шешенсә, кичекмәстән табиб ярдәменә мөрәҗәгать итегез.

Поллинозның кискен респиратор вируслы йогышлы авырудан (ОРВИ) аерымлыгы: 
— авырып китү, күз кызару һәм яшьләнү, ләкин төп аерма — тән температурасы күтәрелмәү;
— дөрес дәвалаганда, ОРВИ ике атнада бетә, аллергия озакка сузылырга мөмкин;
— яңгыр вакытында һәм бүлмәдә аллергияле кешенең хәле яхшыра. Авыру кичкә караганда, иртән көчлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев