Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабуга табибы Ринат Мотыйгуллин: «Кан басымын нормада тотарга тырышыгыз»

Алабуга районында 30 меңнән артык кеше йөрәк авыруы белән исәптә тора.

Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче төп сәбәп булып санала. Дөнья буенча күңелсез статистика шуны күрсәтә. Алабуга, кызганычка, искәрмә түгел. Ашыгыч кардиологик ярдәм күрсәтү буенча заманча үзәкләрнең эше нәтиҗәсендә, соңгы сигез ел эчендә Татарстанда «йөрәк» белән үлүчеләр саны бераз кимегән булса да, инфаркт һәм инсульт белән бәйле үлемнәр беренче урында тора.

Алабуга районында 30 меңнән артык кеше йөрәк авыруы белән исәптә тора. Аларның яртысыннан артыгы — 18 меңгә якын кешегә гипертония диагнозы куелган. Узган ел шәһәрдә һәм районда 500дән артык кеше йөрәк авыруларыннан вафат булган. Шуларның 74е — эшкә яраклы яшьтәге кешеләр. Алабуга районында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны 44 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен: икенче урында — коронавирус. Ул чирдән вафат булучылар 13 процент тәшкил итте. Өченче урында — онкология авырулары (12 процент).

Теләсә нинди көчле эмоция организмда теге яки бу реакция тудыра. Ә теләсә нинди реакция органнарны кан белән тәэмин итүдә үзгәрешләр белән бәйле. Берничә мисал китерик: оялабыз икән — кан йөреше кызуланганнан йөзебез кызара. Куркабыз икән — без туңабыз һәм калтырыйбыз: димәк, канга күп күләмдә стресс гормоны килгән (икенче төрле аны адреналин дибез. — автор иск.). Борчылабыз икән — йөрәк тибеше тизләнә.

Шундый һәр үзгәреш артында йөрәк-кан тамырлары системасы тора. Көчле физик активлык вакытында нерв киеренкелеге кими. Ләкин физик һәм нерв йөкләнеше арасындагы баланс бозыла икән, эмоциональ киеренкелеккә җавап патологик үзенчәлекләргә ия була башлый. Шулай итеп, атеросклероз, артериаль гипертония, йөрәкнең ишемия авыруы һәм миокард инфаркты барлыкка килә.

Менә шуңа күрә дә профилактик чараларны игътибарсыз калдырырга ярамый, дип киңәш итә белгечләр: 
— йөрәкне картлыкка кадәр сәламәт килеш саклап калу өчен файдалы гадәтләр;
— теләсә нинди физик активлык. Табиблар көненә ким дигәндә 30 минут, бер атна эчендә 3,5 сәгать йөрергә киңәш итә. Мондый профилактика чарасының нәтиҗәле булуы исбатланды;
— гәүдәнең артык авырлыгына каршы көрәш, дөрес туклану, «зыянлы» холестеринны контрольдә тоту. 40 яшьтән соң туклану рационын үзгәртергә кирәк: күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, яшел үлән ашарга, майлы ризыкларны киметергә; 
— артериаль кан басымын контрольдә тоту. 140/90 күрсәткечләре булганда, эчке органнарны кан белән тәэмин итү бозыла. Бу инсульт куркынычын 50 процентка (!) арттыра. Кан басымын нормальләштерә торган препаратлар эчәргә кирәк;
— начар гадәтләрдән баш тарту. Алкоголь һәм тәмәке тарту инфаркттан үлү мөмкинлеген 40-45 процентка арттыра (!);
— мөмкин кадәр стрессны булдырмаска. Кызганычка, бүгенге тормыш стрессына без тамырдан тәэсир итә алмыйбыз, шулай да тыныч тормыш алып барырга тырышырга кирәк. Әйтик, эшегез стресслы булса, икенчесен эзләү яхшырак, дип киңәш итә белгечләр.

Моннан тыш: "Алабуга РҮХ«нең терапия бүлеге мөдире Ринат Мотыйгуллин липидларга кан анализын тапшырырга тәкъдим итә.

Ринат Мотыйгуллин:
— Иртә атеросклероз булганда миокард инфаркты яки инсульт 40 яшькә кадәр булырга мөмкин. Сәбәбе — риск факторларында. Якын туганнарыгыз (әти-әни, апа-абый, әби-бабайлар) 40 яшькә кадәр инсульт кичерсә, сак булырга кирәк. Липид профиленә (гомуми холестерин һәм аның фракцияләре) кан анализы һәм липопротеин (а) анализы ясарга, кан басымы һәм шикәр дәрәҗәсен белеп торырга кирәк. Бу май алмашының бозылуын ачыкларга һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүне бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай итеп, йөрәк һәм баш мие тамырларына зыян китерү белән бәйле йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгару факторлары: кешенең яше, тәмәке тарту, холестеринның югары булуы, шикәр диабеты.

Атеросклероз яки йөрәкнең ишемия авыруы профилактикасы турында сөйләгәндә, монда беренче чиратта кан басымын нормага китерүгә юнәлтелгән чаралар күрелергә тиеш. Гипертония белән авыручыларга гипотензив препаратлар кабул итәргә кирәк. Кан басымы дәрәҗәсе якынча 120-130га җиткәч кенә җитди проблемалар куркынычы кими.

Тәмәке тарту, әлбәттә, куркыныч факторларның иң зурысы. Сүз уңаенда, тәмәке тартучы хатын-кызда инфаркт 40 яшькә кадәр дә булырга мөмкин (тартмаучыныкы 10 елга соңрак).

Холестеринның югары дәрәҗәсен нормаль саннарга кадәр киметергә кирәк. Моның өчен эффектив препаратлар бар, алар атеросклеротик бляшкалар үсешен туктата. Мондый «тылсымлы» препаратларга статиннар керә. Алардан куркырга кирәкми, ди Ринат Мотыйгуллин. Әлегә шундый ук югары нәтиҗәле булган башка препарат уйлап табылмаган.

Шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен дә нормаль саннарда саклау зарур. Бу шулай ук кан тамырларының тәртиптә булуын гарантияли.

Болар барысы да — куркынычларны билгеләүче, әмма аларга йогынты ясарга мөмкин булган мизгелләр, дип саный белгечләр.

Һәм ахырдан. Кеше йөрәге зур түгел — якынча йодрык кадәр генә. Аның авырлыгы якынча 310 грамм. Йөрәк минутына уртача 72 тапкыр тибә. Мисалга, 65 ел эчендә аның 2,5 миллиард тапкыр тибүен исәпләү кыен түгел. Йөрәк көн саен йөк машинасында 40 километр үтәрлек энергия җитештерә. Шуңа да, йөрәк — дөньяда иң көчле «мотор» диюләре дә юкка гына түгелдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев