Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада 2023 елда диспансерлаштыру вакытында 500дән артык авыру очрагы ачыкланган

Шул исәптән 24 яман шеш, 8 шикәр диабеты очрагы ачыкланган, 94 кешегә артериаль гипертония диагнозы куелган, 24 алабугалыда ашкайнату органнары авыруы табылган.

Быел Алабуга районында 21 меңнән артык кеше диспансерлаштыру үткән, 5 меңнән артык алабугалы профилактик тикшерүләр узган.

— Диспансерлаштыруны күчмә рәвештә дә үткәрү ярдәмендә халыкның күпчелек өлешен колачлау мөмкин булды, шул исәптән «Алабуга» махсус икътисади зонасы сәнәгать предприятиеләрендә хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре үткәрелде, — дип сөйләде Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы бүлеге мөдире Гөлфара Фәрдиева.

Әйтергә кирәк, быел диспансерлаштыру программасы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Россиядә ул ун ел элек — 2013 елда старт алган иде. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә тикшеренүләрне бушлай ‒ мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы буенча үтәргә мөмкин.
Диспансеризация узу вакыты кешенең яшенә карап билгеләнә. Мәсәлән, 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар өчен һәр өч ел саен тикшерү үтү каралган. Ә инде 40 яшьтән соң аны ел саен узарга мөмкин.

Программаның ике төп бурычы бар: авыруларны вакытында ачыклау (беренче чиратта йөрәк һәм үпкә авырулары, шикәр чире, яман шешләр) һәм аларның үсеш куркынычын киметү.

Шулай итеп, быел диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча Алабуга районында 505 төрле авыру, шул исәптән 24 яман шеш, 8 шикәр диабеты очрагы ачыкланган, 94 кешегә артериаль гипертония диагнозы куелган, 24 алабугалыда ашкайнату органнары авыруы табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев