Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада 9 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан: вакцинация дәвам итә

Өлкәннәр өчен «Совигрипп» вакцинасы, ә балалар өчен — махсус консервантларсыз «Флю-м» вакцинасы бар.

Алабугада гриппка каршы сезонлы вакцинация актив дәвам итә. Хәзерге вакытта прививканы 9 меңнән артык алабугалы ясаткан, шуларның 7 меңгә якыны — балалар.

Төрле яшь төркемнәре өчен заманча һәм нәтиҗәле вакциналар бар:

  • Өлкәннәр өчен шәһәр поликлиникасының 309 нчы процедура кабинетында «Совигрипп» вакцинасы кулланыла.
  • 6 айдан алып 11 сыйныфка кадәр балалар өчен балалар поликлиникасында консервантлар булмаган «Флю-м» махсус вакцинасы кулланыла.

Вакцинация авырлы хатын-кызлар, хроник авырулы кешеләр, балалар һәм өлкәннәр өчен аеруча мөһим. Прививка ясату — үзеңне һәм якыннарыңны грипп китереп чыгарырга мөмкин булган авыр катлауланулардан саклауның иң ышанычлы ысулы.

Кайда прививка ясатырга?

  • Олылар (һәм йөкле хатын-кызлар): шәһәр поликлиникасында 309 нчы кабинет.
  • Балалар: балалар поликлиникасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев