Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада ОРВИ һәм COVID-19 белән авыру очраклары кимеде

Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзорның Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре буенча идарәсе башлыгы Роза Салихова.

11 ай эчендә Алабуга районында 11,5 меңгә якын йогышлы авыру очрагы теркәлгән, бу узган елгыдан 25 процентка кимрәк.

Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзорның Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре буенча идарәсе башлыгы Роза Салихова.

Йогышлы авыруларның 87 проценттан артыгы кискен респиратор вируслы инфекцияләргә туры килә.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда коклюш, стрептококк инфекциясе, скарлатина, җил чәчәге (ветрянка) белән авыручылар саны арткан. Талпан тешләү очраклары да күбрәк теркәлгән — 332. Мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысыннан артыгы аларны урманда яки шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эләктергән.

ОРВИ һәм COVID-19 авыруларына килгәндә, алар узган ел белән чагыштырганда кимегән.

— Узган чорда Алабуга районында яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 282 очрагы теркәлде, бу 2022 ел күрсәткеченнән 8,3 тапкыр түбәнрәк. COVID-19 белән авыручылар саны 2023 елның сентябрь башында үсә башлады. Инфекция эләктерүчеләрнең күпчелеге — эшкә яраклы халык, 34 проценттан артыгы − 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, — дип билгеләп үтә Роза Салихова.

ОРВИ йоктыручылар саны арту ноябрь уртасыннан ук күзәтелә, авыручыларның күпчелеге — 17 яшькә кадәрге балалар. Грипп йоктыруның 4 очрагы теркәлгән (2022 елда бөтенләй булмаган). Элеккечә үк, бу авыруны кисәтү чараларының иң мөһиме — вакцинация узу.
Район халкының 74,2 проценты гриппка каршы прививка ясаткан.

Роза Салихова туберкулез белән авыру темасына да аерым тукталды: авыручылар саны узган елга карата 2,9 тапкыр кимүгә карамастан, районда әле дә туберкулез диагнозы беренче мәртәбә куелган кешеләр ачыкланып тора. Узган 11 айда шундый 7 очрак булган.

Беренче тапкыр теркәлгән 7 очракның 3се флюорография тикшерүе вакытында ачыкланган, 4 кеше сәламәтлек торышы начарлану сәбәпле табибка мөрәҗәгать иткән, алар 2-3 ел дәвамында флюорография тикшерүен узмаган булган.

Әлеге фактлар ел саен диспансерлаштыру һәм флюорография үтү кирәклеген кабат раслый.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, хәзер зур күләмдә төзелеш эшләре башкарылу сәбәпле районга командировкага килүчеләр күп, аларның медицина тикшерүе узуы мөһим, моның өчен тиешле регламент булдырырга кирәк. Без эпидемиологик иминлекне тәэмин итәргә тиеш, дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

— Бездә мигрантлар күп, һәм медицина тикшерүеннән башка беркем дә эшкә керергә тиеш түгел, бу закон нигезендә билгеләнгән. Һәр хезмәткәр кирәкле медицина тикшерүе узарга, шул исәптән җенси юл белән күчә торган йогышлы авыруларга тикшеренергә, флюорография үтәргә тиеш. Моны елына бер тапкыр социаль, мәгариф, сәнәгать, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык хезмәткәрләр өчен дә эшләү мәҗбүри, − дип өстәде Роза Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев