Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугалылар сәламәтлекләрен фитотерапия белән ныгыта

Кычыткан һәм кузгалак ашы, яшь ылыс күркәсеннән кайнатма, үлән чәе — язын ашларны төрлеләндерергә менә дигән мөмкинлек, файдалы рецептларны белергә генә кирәк.

Шуларның кайберләре белән хезмәттәшебез Гөлназ Гайни уртаклашты. Һөнәре буенча ул — журналист. Фитотерапия һәм файдалы рецептлар белән мавыга ул. Әйтергә кирәк, үзләре өчен яшел тәмләткечләрне Гөлназ йортлары янындагы бакчада үстерә. Апрельдән үк аларның өстәлендә — салат, укроп, петрушка һәм ачы торма.

— Кычыткан ашын ит белән дә, аннан башка да әзерләп була. Элек авыр заманнарда ит бар кешедә дә булмаган, кишер белән суган кыздырып салганнар. Шулпага бәрәңге, кычыткан һәм кузгалак, укроп, яшел суган өстәгәннәр. Ахырда мин йомырка тулгатып салам. Кемдер пешкән йомырканы урталай бүлеп әзер ашка сала, ә миңа шулпага чи йомырканы болгатып җибәрү ошый, — дип киңәш итә Гөлназ.

Хуш исле чәй янына — нарат күркәсеннән кайнатма. Өстәвенә, бу әле нерв системасына, авыруларга каршы торучанлыкка, кан оешуына, йөрәк һәм кан тамырлары эшенә яхшы тәэсир итә. Кайнатма ясаганда, ылыслы агач җимешләре үзләренең бактерияләргә каршы үзлекләрен саклый, ләкин артык мавыгырга кирәкми — көненә 2-3 кашык кына кулланырга ярый.

Халык рецептларын һәм үләннәрнең файдасы турында белгәннәрен Гөлназга әбисе әйтеп калдырган. Ул төрле үлән яфракларын, җиләкләрне, җыеп киптерә, тукымадан махсус төеннәрдә саклый торган булган. Беркайчан да гади чәй эчмәде, мунчага да файдалы төнәтмә ала торган иде, дип хәтергә ала Гөлназ.

— Авылда үстек, урманга еш йөрдек. Бары да истә — ул белемнәр канда калган, фикерләр исә бала чагымнан башка килә, чөнки әбием әйтә иде: дару — аяк астында. Без бит белеп бетермибез, ә әбиләр белгәннәр һәм файда алганнар, үләннәр җыеп киптергәннәр, — ди ул.

Шәһәребезнең Владимир Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее фитобарында үлән чәйләрен эчеп карарга, теге яки бу төнәтмәнең файдасы турында белергә мөмкин. Алдан ук эчемлек әзерләүләрен сорасаң, үлән белән дәвалаучылар турында да сөйләп бирерләр, төрле рецептлар белән уртаклашырлар. Үләннәрне гамәлдә мирасханәнең барлык хезмәткәрләре бергәләп әзерли, аларны биредәге залларның берсендә киптерә — бу вакытта музей эче җәйге хуш ис белән тула.

— Без үзебез җыйганны кулланабыз, өстәлләрдә киптерәбез һәм махсус киндер капчыкларга салып куябыз. Болар барысы да билгеле үләннәр: бөтнек, карлыган яфрагы, кура җиләге, гөлҗимеш, — дип сөйләде музейның өлкән фәнни хезмәткәре Марина Гончарук.

Белешмә өчен
Майда чәй өчен кура һәм кара карлыган яфракларын җыялар, аш һәм төнәтмә өчен яшь кычыткан әзерлиләр (аның белән чәчне дә чайкап була), тез авыруларыннан әрем, артриттан ак сирень, бөер авыруларыннан каен яфраклары төнәтмәсе.

Үләннәр җыю бик мавыктыра, тынычландыра һәм табигатькә якынайта. 

Сүз уңаеннан
Әлбәттә, үләннәрне шәһәр читеннән җыясы түгел. Язмабыз герое аларны авылларда, машиналар йөрми торган урыннарда җыярга тырыша. Мәсәлән, бер кап яшь кычытканны Гөлназ Гайнигә Покров авылы кешеләре хәбәрче аларга эш белән баргач бүләк иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев