Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Бәйрәм ялларыннан соң организмны ничек тәртипкә китерергә?

Бәйрәмнәрдән соң йокы режимын да торгызу мөһим.

Бәйрәм табыннарында артык сыйланып ташлау сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Яллардан соң гадәти тормышка, көндәлек туклануга әйләнеп кайту өчен белгечләр киңәшләренә колак салыгыз.

Бәйрәм ялларында күпчелегебез сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын янында сыйлана, йокы режимыбыз бозыла, физик активлык бик кими яки, киресенчә, кирәгеннән артык була. Болар барысы да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә хәзер организмны торгызу мөһим.

Роспотребнадзор белгечләре беренче чиратта туклану режимын акрынлап тәртипкә кертү кирәклеген искәртә. Әгәр сез бәйрәмнәр алдыннан билгеле бер диетада булгансыз, ә ялларда аны бозгансыз икән, хәзер аз калорияле менюга күчеп, гадәти диетаны торгызу зарур.

Моннан тыш, экспертлар исерткеч эчемлекләрдән, баллы тәм-томнардан һәм фастфудтан, шулай ук кыздырылган, тозланган һәм маринадланган ризыклардан баш тартырга киңәш итә. Әгәр мондый диетаның ярдәме тимәсә, ашказаны авыртса яки күңел болгану барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бәйрәмнәрдән соң йокы режимын да торгызу мөһим. Тора-бара көндәлек тәртипкә әйләнеп кайтырга, көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга һәм уянырга тырышыгыз.

Шулай ук акрынлап физик йөкләнешне арттырырга киңәш ителә. Спорт белән шөгыльләнү матдәләр алмашын яхшыртырга һәм организмга нормаль халәткә кайтырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтә белгечләр.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев