Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Быел Алабугада күкрәк бизе яман шешенең биш очрагы ачыкланган

Яман шешне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау авыру кешенең гомерен саклап кала.

Күкрәк бизе рагы бөтен дөньяда хатын-кызларда иң еш күзәтелә торган онкология авыруы булып тора. Быел Алабугада шундый биш яңа очрак ачыкланган.

Диспансерлаштыру вакытында күкрәктә яман шешнең беренче стадиясендә дүрт очрак, икенче стадиядәге бер очрак ачыкланган.

Куркыныч кайсы хатын-кызларга яный соң? Бу төркемдә:

  • гаилә тарихында әнисе, әбисендә күкрәк бизе рагы булучылар;
  • хатын-кызның репродуктив органнарында һәм күкрәк бизендә озакка сузылган ялкынсыну авырулары булучылар;
  • канцерогеннар тәэсирендә (тәмәке тарту, производстводагы агулы матдәләр) озак булучылар;
  • ультрафиолет нурланыш, күкрәк бизе җәрәхәте алучылар;
  • симерүдән интегүчеләр.

Яман шешне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау авыру кешенең гомерен саклап кала, шуның өчен вакытында тикшеренү бик мөһим. Төп «алтын ысул» — маммография. Яше 40тан арткан хатын-кызлар диспансеризация үткәндә ике елга бер тапкыр бушлай маммография уза ала.

Моннан тыш, ел саен хатын-кызларның тикшеренүләр бүлмәсенә йөрү зарур, маммолог кабул итүләре арасында күкрәк бизләрен мөстәкыйль тикшереп тору да кирәк. Моны ай саен, күрем циклының бер үк көненә туры килерлек итеп (гадәттә 5-8нче көннәрне сайлыйлар) эшләү тиешле. Климакс башлануга теләсә кайсы көнне тикшеренергә ярый. Даими капшап тикшереп тору авыруның беренче билгеләрен ачыкларга һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

Тикшерүне күкрәкне карап чыгудан башларга кирәк, төсе, торышы үзгәрмәгәнме. Аннары бармаклар белән капшый башларга, моның өчен кулга крем сөртү яхшырак, яки, бармаклар тире буйлап җиңел шусынга, душта коенганда тикшеренергә була. Күкрәккә нык басым ясарга, аны кысарга ярамый, чөнки сөт бизенең өлешләре тыгыз төзелешле, аларны шеш дип уйлап, хаталанырга мөмкин. 

Бармаклар белән капшап тикшерү алдыннан, бер кулыгызны өскә күтәрегез, икенчесенең бармак очлары белән әйләнә буенча күкрәгегезне, күкрәк астын, култык астын игътибар белән капшагыз. Аннан соң каты өслеккә ятыгыз, бер кулны култыктан бөгеп, баш астына куегыз. Икенче кул белән икенче яктагы күкрәгегезне әйләнә буйлап түгел, ә күкрәктән аска таба юнәлештә тикшерегез. Төерләр, бүлтәйгән яисә эчкә батып торган урыннар, авыртып торган яисә кайнар өлешләр юкмы, шуңа игътибар итегез. Тайпылышлар булган очракта, белгечкә күренү зарур. Ул сезне карап, тиешле тикшеренүләр билгеләячәк.

Әгәр күкрәк бүлтәеп яисә эчкә батып торса, тиренең кызарган яисә тупасланган урыннары булса, кан тамырлары киңәйсә, кулларны күтәргәндә, күкрәкләр бертөсле тормаса (мәсәлән, берсе күтәрелеп, икенчесе читкә карап торса) — борчылу өчен сәбәп бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев