Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Өшегәндә нишләргә: кыскача инструкция

Суык көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак вакыт йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.

Алабуга табиблары кисәтә: кеше үзенең өшегәнен сизмичә калырга мөмкин, ә аның нәтиҗәләре бик җитди була. 

Өшү билгеләре:

  • 1 стадия (җиңелчә): тире агара, аяк-кллар ойый, чеметү башлана.
  • 2 стадия (уртача): кызара, шешә, куыклар барлыкка килә.
  • 3 стадия (авыр): куыклар каный, сизгерлек югала, некроз куркынычы.

Нәрсә эшләргә (беренче ярдәм):

  • Җылыга керегез.
  • Юеш/кысан киемнәрне салыгыз.
  • Өши башлаган участокны тән җылысы яки ~37°C су белән җылытыгыз.
  • Җылы эчемлек эчегез.
  • Коры, чиста повязка бәйләгез.
  • 2 һәм 3 стадия билгеләре булса, табибка мөрәҗәгать итегез.

Нәрсә эшләмәскә:

  • Кар яки тупас тукыма белән ышкымагыз.
  • Кискен җылытырга ярамый (батарея, ут, кайнар су).
  • Куыкларны тишү тыела.
  • Алкоголь эчү яки тәмәке тарту ярамый.
  • Симптомнарны игътибарсыз калдырмагыз.

Профилактика:

  • Кат-кат итеп киенегез, кысан кием һәм аяк киеме кимәгез.
  • Аяк-кулларны саклагыз (җылы бияләй, оекбаш, аяк киеме).
  • Салкында хәрәкәт итегез, җылы эчемлекләр эчегез.
  • Алкоголь эчмәгез.
  • Тиренең сизү дәрәҗәсен даими тикшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев