Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Россиягә килгән гонконг гриппыннан ничек сакланырга

Исегездә тотыгыз: үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми, табибка мөрәҗәгать итегез!

Илебезгә гонконг гриппы — элегрәк дүрт миллионга якын кеше үлеменә сәбәп булган авыру килде.

Гриппның бу төрен йоктыруның өч очрагы Төмән өлкәсендә теркәлгән, авыручылар арасында — ике бала. Шулай ук гонконг гриппын Орлов өлкәсендә дә ачыклаганнар.

Бу авыру 1968 елда Гонконгта кабынып киткән (атамасы да шуннан), ә аннары башка илләрне дә колачлап, пандемиягә әйләнгән. Ул вакытта бөтен дөнья буйлап 4 миллионга якын кеше вафат була.

Авыру һава-тамчы юлы белән тарала һәм тиз кискенләшә. Организмга инфекция эләгеп 1-2 көн үтүгә үк, авыру билгеләре барлыкка килә, болар — 39 градустан да югары тән температурасы, коры ютәл, борын тыгылу, баш авырту, буыннар сызлау. Авыр халәт 4-5 көн саклана.

Кеше савыккач та, анда пневмония, миокардит, энцефалит кебек авырулар барлыкка килергә, шулай ук астма, шикәр чире һәм башка хроник авырулары кискенләшергә мөмкин.

Гриппның беренче билгеләре беленүгә үк, авыру кеше өйдә калырга тиеш. Андый хәлдә җәмәгать урыннарына бару авыруның озакка сузылуын, өзлегүләр үсешен һәм башка кешеләрнең зарарлану куркынычын тудыра.

Исегездә тотыгыз: үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми, табибка мөрәҗәгать итегез!

Грипп йоктыруны булдырмас өчен, җәмәгать урыннарында булганнан соң кулларны юарга, авырулар белән элемтәгә кермәскә, биналарны даими рәвештә җилләтергә, медицина битлекләрен кулланырга кирәк.

Әмма авырудан саклануның иң яхшы ысулы — вакцинация.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев