Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Сәламәтлек саклау министры: кеше үз саулыгын тикшерми торган иң куркыныч ара — 40-65 яшь

Эшкә яраклы өлкән яшьтәге татарстанлылар еш кына үз сәламәтлеген карамый.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин туры эфирда шушы фикер белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ».

«Иң куркыныч яшь аралыгы — 40 яшьтән 65 яшькә кадәрге пациентлар. Нәкъ менә кеше үзен яшь, сәламәт һәм аны бернәрсә дә борчымый дип санаган вакыт. Ике елдан артык бернинди медицина оешмаларына да йөрмәгән пациентлар бар», — дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Аның сүзләренчә, кешеләр туклануның сәламәтлеккә ничек тәэсир итүен оныта, кандагы холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотмый. Әмма хәзер илнең һәр кешесе киләчәктә теге яки бу авыру үсешенә китерергә мөмкин булган факторларны поликлиникада бушлай ачыклый ала.

«Авыруларны ачыклау һәм кисәтү өчен рычаглар бар. Кызганыч, бар кеше дә диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр, диспансер күзәтүе кебек юнәлешләрнең мөһимлеген аңламый. Бу нәкъ менә чирне дәвалап булмаслык дәрәҗәгә җиткәнче, кеше критик хәлгә төшкәнче ачыкларга мөмкинлек бирә торган ресурслар», — дип нәтиҗә ясады Марсель Миңнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев