Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 460 тапкыр юлга чыккан

Шул исәптән, 76 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Узган атнада, 6 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 460 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 76 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

2 юл-транспорт вакыйгасында 2 кеше зыян күргән. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 6 кеше китерелгән, 6 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 43 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 61 кеше, шул исәптән 29 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев