Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 466 тапкыр юлга чыккан

Шул исәптән, 81 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Узган атнада, 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 466 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 81 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

2 юл-транспорт вакыйгасында 1 кеше зыян күргән. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 5 кеше китерелгән, 10 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. Дүрт пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 52 кеше, шул исәптән 25 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Районда чыккан 1 янгында зыян күрүчеләр теркәлмәгән.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 24 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев