Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Узган атнада Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадалары 473 тапкыр юлга чыккан

Шул исәптән, 86 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

Узган атнада, 11 марттан 17 мартка кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 473 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 86 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше зыян күргән. Миокард инфаркты белән кабул итү бүлегенә 2 кеше китерелгән, 6 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар. 47 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 

73 кеше, шул исәптән 41 бала, респиратор авырулардан зарланган. Районда 2 янгында 2 кеше зыян күргән. 

Ашыгыч ярдәм бригадаларын узган атнада 25 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев