Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

2024 елда Алабугада 22 йортта капиталь ремонт ясалачак

Быел капиталь ремонт программасы кысаларында 21 күп фатирлы йорт яңартылды.

Капиталь төзекләндерү программасы кысаларында киләсе елда районда 22 йортны ремонтлау планлаштырыла.

8 йортта фасадларны җылыту планлаштырылган, мәсәлән, Тугаров урамындагы 22а, Мира проспектындагы 16, 19, 25 нче йортлар, 10сында — түбә һәм челтәрләрне ремонтлау, 5 йортта лифтларны алыштыру ниятләнә.

Ике йорт мәдәни мирас объектлары булып тора. Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә билгеләп үтүләренчә, капиталь ремонт өчен йортлар исемлеген гражданнар мөрәҗәгатьләреннән, идарәче компанияләрнең тәкъдимнәреннән чыгып, шулай ук 2040 елга кадәр озак вакытлы капиталь ремонт программасын исәпкә алып төзегәннәр.

Исегезгә төшерәбез, быел капиталь ремонт программасы кысаларында 21 күп фатирлы йорт яңартылды.

2024 елга «Безнең ишегалды» республика программасы өстендә дә эш башланды. Аңа 55 йортны кертү планлаштырыла, шул исәптән район авылларында да. Йортларда яшәүчеләр белән очрашулар узганнан соң, ишегаллары исемлеге төгәл билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев