Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада Фонарьлар скверы Нефтьчеләр скверы итеп үзгәртелә: эшләр башланды инде

Эшләрне быел көзгә тәмамлау планлаштырыла.

Казан урамындагы Фонарьлар скверында үзгәртеп кору эшләре башланды. Проект «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла. Компания үзенең 75 еллыгы уңаеннан скверны төзекләндерүгә алынган.

Сквер тамырдан үзгәрә: биредә заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары, уңайлы кече архитектура формалары, яңа яктырту һәм тротуар өслеге барлыкка киләчәк. Биредә куелачак шәһәр атынгычлары бу урынның бер үзенчәлеге булачак, ә гортензия һәм башка куаклар скверда матур ландшафт булдырырга ярдәм итәчәк. Бу хакта безгә район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Юлия Старогородцева сөйләде.

Үзгәртеп кору барышында бу киңлек тулысынча үзгәрәчәк һәм киләчәктә уңайлы һәм заманча ял итү зонасына әвереләчәк. Тиздән ул шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр өчен иң яраткан урыннарның берсе булыр. Сүз уңаеннан, скверның исеме дә үзгәрә — хәзер ул Нефтьчеләр скверы исемен йөртәчәк.

Эшләрне быел көзгә тәмамлау планлаштырыла.

Белешмә:
Фонарьлар скверын Алабуганың 1000 еллыгы уңаеннан Бөгелмә шәһәре бүләк иткән иде. Хәзер исә, «Татнефть» ярдәмендә, ул яңа тормыш алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев