Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга интернат-йортының икенче катында ремонт эшләре төгәлләнде

15 торак бүлмәне яңартуга, ишекләрне һәм инженерлык челтәрләрен алыштыруга 4,4 миллион сум акча юнәлдерелгән.

Интернат-йортны төзекләндерү эшләре бу елның башында, гыйнвар бәйрәмнәреннән соң ук башланды. Эшләр бинаның икенче катында алып барылды.

— Эшләрне уздыруга тендер откан осталар бригадасы үз эшләрен бик яхшы башкарып чыкты. Алар инде беренче ел гына безнең белән хезмәттәшлек итмиләр һәм безнең бинаның үзенчәлеген, монда яшәүчеләр контингентын беләләр. Шуңа күрә барлык эшләр дә билгеле бер вакытта алып барылды, әби-бабайларның гадәти тормыш рәвешен бозмас өчен, артык шау-шусыз һәм уңайсызлыкларсыз, — дип аңлата интернат директоры Наталья Кәримова.

Ремонт барышында икенче каттагы барлык ишекләр дә алыштырылган. Яшәү бүлмәләренеке генә түгел, хезмәт биналарыныкы да. Моннан тыш, барлык 15 торак бүлмәдә дә линолеум алмаштырганнар. Мондый үзгәртеп коруларның гомуми суммасы — 4 миллион 400 мең сум.

Ирле-хатынлы Елена һәм Артур Аминовлар (алар, сүз уңаеннан, биредә танышканнар һәм күптән түгел никахлашканнар) икенче каттагы бүлмәләрнең берсендә яшиләр.

— Ремонт ясау белән үк бүлмә яңарып китте. Яңа линолеум сыйфатлы, аның өслеге буйлап хәзер коляска әйбәт шуа. Күпкә уңайлырак хәзер. Үзгәрешләрдән соң безнең үзебезнең дә бүлмәгә яңалыклар кертәсебез, аны ничектер үзгәртәсебез, киштә, сәгать элеп куясыбыз килә, — дип үз хис-кичерешләре белән уртаклаша Елена Әминова.

— Хәзер бүлмәләр күп тапкырлар яхшырак һәм чистарак. Коридорларда бөтен ишекләр бертөрле. Матур. Ә матурлыкка күз генә түгел, күңел дә сөенә, — дип ризалаша Артур Әминов.

Моннан тыш, карантин бүлмәсендә дә ремонт ясалган. Монда идән тигезләнгән, линолеум, тәрәзәләр, түшәм алыштырылган. Шулай ук су да үткәрелгән. Кухня бүлекчәсенең кайнар цехында инженерлык челтәрләре ремонтланган.

Белешмә өчен. Өлкәннәр өчен интернат-йорт 2008 елда төзелгән. Үзенең 18 ел яшәвендә ул масштаблы үзгәртеп коруны күрмәгән. Өлешчә, этаплап кына. Мәсәлән, бер ел элек бинаның беренче катында гына ишекләрне һәм линолеумны шундый ук алмаштыру булган.

— Планда — барлык инженерлык челтәрләрен алыштыру. Чөнки моңа кадәр канализация өлешчә генә алыштырылган иде. Моннан тыш, бүлмәләрнең стеналарын буярга, аннары подвал биналарын да эшкә алырга телибез, — ди хуҗалык җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев