Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

«Алабуга-Лекарево-Армалы» юлына капиталь ремонт дәвам итә

Яңартыла торган юл озынлыгы 6 километрдан артык.

Күптән түгел генә Надежда ире белән Колосовкада йорт төзеп бетерде һәм алар шәһәрдән тыныч авыл җиренә күченде. Эш урыннары шәһәрдә булганга, көн дә Алабугага йөрергә туры килә. Юлны төзекләндерүләре аркасында, әйләнечтән юл сайларга туры килә.

— Күп балалы гаиләләр поселогы аша йөрибез. Әлбәттә, вакыт та күбрәк кирәк, бензин да тотыла, аннары бит яхшырак булачак, — ди алар күңел төшенкелегенә бирелмичә.

Хәзер эш катлаулы урыннарның берсендә — күпердә бара. Югарыга таба менгән урында 5 метр тирәнлектә грунт алына, биредә текә юл урынына, сөзәклек булачак.

Туфракның 80 проценты алынган инде, юлның төп өлеше 30 процентка яңартылган. Ул әлегә ныгытылмаган һәм асфальт салу да башланмаган.
Ремонтны сентябрьнең 1енә тәмамларга ниятлиләр. Бар төр эшнең бәясе 295 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев