Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга мәктәпләре һәм балалар бакчалары үзгәрә: масштаблы капиталь ремонт бара

Объектларның бер өлеше җирле бюджет хисабына, икенчеләре республика программалары буенча ремонтлана.

Алабуга районында һәм Алабуга шәһәрендә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт эшләре актив алып барыла. Объектларның бер өлеше җирле бюджет хисабына, икенчеләре республика программалары буенча ремонтлана.

Хәзерге вакытта 1 нче гимназия — «Милли мәгариф үзәге» үзгәртеп корыла: бинада масштаблы ремонт эшләре алып барыла.

— Капиталь ремонт кысаларында радиаторлар һәм җылылыкны көйләүче арматура алыштырыла, тәрәзә блоклары яңартыла, бәдрәф бүлмәләре тулысынча төзекләндерелә, керү төркеме ремонтлана, — диде мәгариф учреждениесе директоры Гүзәл Әсләмова.

Бу максатларга җирле бюджеттан 25 млн сум акча бүлеп бирелгән. Яңартылган инфраструктура укучылар һәм педагоглар өчен уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

1 нче гимназиядән тыш, шәһәрнең һәм районның башка мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында да сизелерлек үзгәрешләр планлаштырылган. Бу хакта мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.

Авыл мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ремонт

Поспелово мәктәбендә спорт залын яңарту планлаштырыла. Бу максатларга 1,5 млн сум бүлеп бирелгән. Җирле балалар бакчасында санузелларны һәм склад биналарын тәртипкә китерәчәкләр.

Иске Юраш авылында мәктәпнең түбәсен алыштыра башладылар. Хәзерге вакытта иске өслекне сүтү төгәлләнгән, тиздән төп эшләр башланачак.

Олы Елово балалар бакчасында азык-төлек блогына капиталь ремонт ясала, шулай ук канализация һәм септик ремонтланачак.

Иске Куклюк авылында мәктәп яңа түбәле булды, якын арада тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырачаклар, бу бинаның җылылык изоляциясен һәм куркынычсызлыгын яхшыртачак.

Шәһәр мәктәпләрен яңарту

8 нче һәм 9 нчы мәктәпләрдә территория периметры буенча коймаларны алыштыру планлаштырыла. Бу укучыларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, 8, 9 һәм 10 нчы мәктәпләрдә контроль-үткәрү пунктлары (КПП) барлыкка киләчәк. Әлеге пунктлар курнычсызлыкны яхшырак тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Республика программасы

Республика бюджеты акчаларына Танайка мәктәбендә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясала. Бу укучыларны тукландыруны оештыру өчен заманча һәм куркынычсыз шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре мәгариф учреждениеләрендә ремонт эшләре балалар бакчаларында укучылар һәм тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру — мәгариф инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев