Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга районы Танайка авылында парк төзелеше ахырына якынлаша

Бүгенге көндә эшләрнең 90 проценты тәмамланган.

Быел Танайкада авылга керү урынында ял паркы төзелә башлады. Бүгенге көндә эшләрнең 90 проценты тәмамланган.

Авыл халкы көтеп алган бу паркта балалар һәм өлкәннәр ял итеп кенә калмыйча, яңа күпфункцияле спорт мәйданчыгында спорт белән дә шөгыльләнә алачак.

Әлеге мәйданчык — универсаль спорт корты, җәй көне анда баскетбол, футбол һәм волейбол уйнарга, ә кышын — хоккей өчен шугалак ясарга мөмкин булачак. Шулай итеп, авыл халкы бирегә ел әйләнәсендә килә һәм вакытны файда белән уздыра алачак.

Спорт кортыннан тыш, паркта балалар мәйданчыгы да булдырылган, ул инде тулысынча әзер, Танайканың иң кечкенә яшәүчеләре биредә уйнарга да өлгергән.

Танайка авыл җирлеге башлыгы Регина Шабурова билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә яктыртуны монтажлау эшләре ахырына якынлаша, шулай ук ротонда төзелеше тәмамланып килә.

Искәртеп үтәбез, Танайка авылында балалар һәм спорт мәйданчыгын үз эченә алган ял паркын төзү «Татнефть» компаниясеннән 5 миллион сумлык грант һәм җирле бюджеттан өстәмә кертемнәр ярдәмендә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев