Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга районында дүрт мәктәптә капиталь ремонт бара

Бүген ремонт эшләре 10 нчы күппрофильле лицейда, 1 нче гимназиядә, 2 нче мәктәптә, шулай ук Иске Куклюк мәктәбендә үткәрелә.

Балалар каникулларда булганда, мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре бара. 10 нчы күппрофильле лицейда капиталь ремонт башланды. Дүртенче микрорайонда беренче мәктәп буларак ул 1993 елның 1 сентябрендә ачыла. Халык саны арту белән ул районда укучылар саны буенча иң зурысы булып исәпләнә, биредә 2000нән артык бала белем ала. Өч дистә ел эчендә бинаның түбәсе һәм фасады сизелерлек тузган. 

Күчмә киңәшмәдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев учреждениене карады һәм төзекләндерү эшләре буенча йөкләмәләр бирде. Ул шулай ук мәктәп яны территориясенең матурлыгын, тигез газонны, лицей коллективы карамагында булган паркны билгеләп үтте. Белем көненә мәктәп ишегалды шактый үзгәрәчәк.

— Муниципаль бюджеттан ремонт эшләренә якынча 94 миллион сум акча бүленде. Түбәне, фасадны ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру планлаштырыла, — дип хәбәр итте мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Алена Балобанова.

Моннан тыш, мәктәп территориясенә чит кешеләр үтеп керә алмасын өчен, бина 2,4 метр биеклектәге яңа койма белән әйләндереп алыначак.

Ашлар тәмле булсын өчен
Азык-төлек блокларын ремонтлау 1 нче гимназиядә һәм Иске Куклюк төп белем бирү мәктәбендә дәвам итә. Элекке мәктәп ашханәләреннән стеналар гына калган. Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен, җылыту системасын алыштырганнар, радиаторлар куйганнар, яңа суырткыч системасын, сантехника, бойлерлар урнаштырганнар, җиһазлар китергәннәр һәм тәрәзәләрне алыштырганнар. Стеналар шомартылган, буялган һәм яңа кафель плиткасы белән бизәлгән.

— Безгә электр плитәсе, ашамлыкларның температурасын саклау өчен мармит, бәрәңге чистарткыч, ит тарткыч, суыткыч, ларь китерделәр. Тагын юу урыннары, өстәлләр, урындыклар, стеллажлар һәм стойкалар китерергә тиешләр. Төзүчеләр — яхшы егетләр. Тиз, тату эшлиләр. Ашханәбез күзгә күренеп үзгәрә. 1 нче сентябрьгә укучыларга чын сюрприз булачак, — дип елмая Иске Куклюк мәктәбе директоры Гөлнара Бахметова.

Эшләр Республика программасы кысаларында алып барыла. Республика бюджетыннан азык-төлек блокларын ремонтлауга 14 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Физкультурага теләп барачаклар
Шәһәрдә бердәнбер аерым бинасы булган 2 нче мәктәпнең спорт залында да капиталь ремонт бара. Эшләр 370 квадрат метр мәйданда алып барыла. Идәннән алып түбәгә кадәр бөтен әйбер үзгәртеләчәк. Агач түшәм урынына спорт белән шөгыльләнү өчен махсус өслекле бетон нигез салыначак. Моңа республика бюджетыннан 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

— Бина 1958 елда төзелгән, капиталь ремонт әлеге көнгә кадәр булмаган, — дип сөйли 2 нче мәктәп директоры Сергей Немтырев. — Хәзерге вакытта эчке һәм тышкы бизәү, стеналарны тышлау эшләре бара. Җылыту системалары, канализация үткәрелде. Малайлар һәм кызлар өчен чишенү бүлмәләрен, тренерлар бүлмәсен, бәдрәфләрне әзерләү төгәлләнеп килә.

Мәктәпнең спорт залы гадәттә иртәдән кичкә кадәр ачык тора. Көндез биредә физкультура дәресләре, ә аннан соң секцияләр һәм өстәмә дәресләр үткәреләчәк. Бирегә балалар тренажер залында шөгыльләнергә, мини-футбол, волейбол, баскетбол уйнарга киләләр. Сергей Михайлович әйтүенчә, мәктәп укучыларының спорттагы уңышлары белән горурлана.
***
Ремонт мәктәпкәчә учреждениеләргә дә кагылды. Алена Балобанова мәгълүматына караганда, җирле бюджеттан түбәләрне ремонтлауга, керү төркемен төзекләндерүгә һәм балалар бакчаларында верандаларны төзекләндерүгә биш миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев