Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга районындагы авылларда кибет һәм ФАП төзелә

Бу эшләр күптән түгел генә башланган, әмма аларны бу җәйдә тәмамларга ниятлиләр.

«Якты һәм уңайлы» — Татар Дөм-Дөме һәм Иске Куклюк авылларында яшәүчеләрнең өметләре нәкъ шулай яңгырый, анда фельдшер-акушерлык пункты төзелә һәм яңа кибетнең нигезе салына.

Бу эшләр күптән түгел генә башланган, әмма аларны бу җәйдә тәмамларга ниятлиләр. Ике авыл халкы да үзләре өчен мөһим булган яңа объектлар ачылуын түземсезлек белән көтә.

Хәзерге вакытта Дөм-Дөм авылындагы ФАП элеккеге мәктәп бинасында урнашкан һәм ул начар хәлдә.

— Җылы һәм уңайлы булган яңа бина бик кирәк. Мәктәп инде тузган, анда салкын һәм дымлы, тәрәзәләрдән җил керә, түбәсеннән су ага. Шуңа күрә без яхшы мебель һәм ашыгыч ярдәм күрсәтерлек җиһазлары булган яңа бинага күчүне түземсезлек белән көтәбез, — ди авыл фельдшеры Надежда Пашаева. Бу сүзләргә авыл халкы да кушыла.

— Авылда ФАП төзелүе сөендерә. Бина әллә каян күренеп тора, баруы да уңайлы. Бер генә теләк — мәктәпне ташламасыннар иде, чөнки анда музей, китапханә һәм авыл советы урнашкан, — дип уртаклаша авылда яшәүче Тәгъзимә Имашева.

Эшләр февраль уртасында башланган һәм атна ярым эчендә төзүчеләр яңа ФАПның стеналарын һәм түбәсен ясап та куйганнар.

— Хәзер һава шартлары эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирми, без канализация челтәрләрен үткәрү һәм эчке бизәү эшләрен башкару өчен тотрыклы плюс температура урнашуын көтәбез. Безнең авылда ФАП халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү буенча республика программасы буенча төзелә, шуңа күрә эшне җәй ахырына кадәр тәмамларга тиешбез, — ди Татар Дөм-Дөме авылының җирлек башлыгы Раил Сираҗетдинов.

Сүз уңаеннан, АҮРХ биргән мәгълүмат буенча, 2013 елдан башлап Алабуга районында барлыгы 13 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, димәк, 13 торак пунктта яшәүчеләр медицина ярдәмен уңайлы шартларда ала.

Иске Куклюк авылында яшәүчеләрне дә уңай үзгәрешләр көтә. Анда яңа кибеткә нигез салганнар.

— 10 көн эчендә стена төзелеп бетә, аннары түбә һәм бизәү эшләре генә кала. Кибет җәйгә әзер булачак, — ди төзелеш бригадиры Салават Вәлиуллин.

 

Объектның мәйданы якынча 60 квадрат метр тәшкил итә, кибеттә азык-төлек һәм хуҗалык товарлары сатып алырга мөмкин булачак.

— Яңа һәм уңайлы, җылытыла торган, суы кертелгән кибет бик кирәк. Һәм иң мөһиме, ул бик җайлы урында урнашкан, — дип Иске Куклюк авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов.

— Минем монда әнием яши, үзем Алабугадан. Авылда азык-төлек бик кыйммәт, шуңа күрә шәһәрдән сатып алып, авылга алып кайтабыз. Кибет төзелсә, күпкә уңайлырак булачак. Җитмәсә өебез янәшәсендә генә, — ди Борис Спиридонов.

Алабуга районы башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры вазифаларын башкаручы Рәшит Табаев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә яңа заманча кибетләр Хлыстово, Олы Тарловка һәм Мурзиха авылларында эшли.

Рәшит Табаев сүзләренчә, Иске Куклюк авылында кибет төзүдән тыш, авыл мәктәбенең азык-төлек блогы да капиталь төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре быел июнь аенда башланачак. Биредә биналарның эчке бизәлешен, ягъни идәнне, стеналарны ремонтлау, ишек блокларын алмаштыру, шулай ук сантехника җиһазларын, су һәм электр белән тәэмин итү системаларын, ашханә җиһазларын алмаштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев