Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга спорт объектларына 75 миллион сум бүлеп бирелгән

Бу хакта АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары хәбәр итте.

Шәһәрнең спорт объектларын торгызуга һәм яңаларын төзүгә федераль, республика һәм җирле бюджетлардан 75 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, бу хакта шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә шәһәр төзелеше буенча АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Шәйхлисламов хәбәр итте.

Социаль объектларны гамәлгә ашыру кысаларында федераль һәм республика программалары буенча Таҗи Гыйззәт урамында, «Бердәм Россия» бассейны артында ике җылы киенү бүлмәсе һәм 100 урынга исәпләнгән трибуналары булган универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Хәзер бу урында бушлык, подряд оешмасы апрель ахырында эшли башлаячак. Яңа объектны төзү бәясе 19,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

«Олимп» спорт мәктәбе бинасында бассейнның су әзерләү системасы, су агызу торбасы норматив хәлгә китереләчәк, су чистарту җиһазлары монтажланачак, бортлары ремонтланачак, старт (сикерү) тумбалары урнаштырылачак. Ремонт эшләренә 10 миллион сум тоту планлаштырыла.

1 нче спорт мәктәбенең җиңел атлетика манежы бинасында җирле бюджет хисабына түбә ремонтланачак һәм җылытылачак. Быел шулай ук «Бердәм Россия» күпфункцияле залының түбәсен ремонтлауны дәвам итү, парапетлар урнаштыру планлаштырыла. Эшләрнең гомуми бәясе 44,5 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк.

«2 нче спорт мәктәбе»нең тренерлар составы һәм биредә шөгыльләнүче спортчылар, шушы көннәрдә тәмамланган ремонттан соң барлыкка килгән барлык уңайлы шартларны бәяләргә өлгергән инде.

— Подрядчы оешма бинада яңа яктырткычлар урнаштырды, җылыту системасын, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырды, вентиляцияне ясадылар. Спортчыларга хәзер күпкә уңайлырак: биредә яктырак һәм җылырак, алар моны инде бәяләделәр. Ә бу, әлбәттә, тренировка процессына һәм нәтиҗәгә тәэсир итә, — ди тхэквондо буенча тренер-укытучы Ринат Сәлимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев