Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга урамнарында төзекләндерү эшләр дәвам итә

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, Нефтьчеләр проспектында машина кую урыннары төзекләндерелде. Бүген Пролетар урамындагы 24 йорт ягыннан машина кую урынын оештыру эшләре төгәлләнде диярлек.

Яңа парковкалар юлларны бушатырга ярдәм итәчәк, янәшә урнашкан кибетләргә йөрүчеләргә дә уңайлырак булачак.

Параллель рәвештә шәһәрдә Тынычлык проспектында масштаблы төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Бу участокта тротуарлар, парковка кесәләре, җәяүлеләр кичүләре һәм яшел зоналар төзекләндерелгән инде.

Якын арада Тынычлык проспектында яңа урам яктырткычлары урнаштырылачак. Шулай итеп, әлеге территориянең заманча һәм уңайлы йөзен формалаштыру төгәлләнәчәк.

Т. Гыйззәт урамындагы коммуникацияләрне алыштыру эшләре дә төгәлләнә. Бүгенге көндә анда су торбаларын алыштырганнан соң асфальт җәелеп беткән, һәм тиздән Төзүчеләр урамыннан алып Тынычлык проспектына кадәр юл тулысынча хәрәкәт өчен ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев