Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә ремонт эшләрен август аенда тәмамлау планлаштырыла

Барлыгы 54 мең квадрат метр республика бюджеты хисабына ремонтлана.

Исегезгә төшерәбез, терапия бүлегендә ремонт бара. 5 кат, шул исәптән подвал һәм чардак бүлмәсе, барлыгы 54 мең квадрат метр республика бюджеты хисабына ремонтлана.

— Алабуга район хастаханәсенең терапия бүлегендә ремонт эшләре 50 процентка башкарылган. Бина эчендә төп инженерлык коммуникацияләре инде монтажланган. Хәзер разводка монтажлау һәм җылыту радиаторлары урнаштыру эшләре бара. Электр челтәрләренә килгәндә, төп туклану кабелен салу, яңа электр энергиясе челтәрләренә тоташтыру башкарыла.

Хәзерге вакытта идән һәм стеналарга плитка ябыштыру, стеналарны буяу һәм тигезләп сылау эшләре башланып китте. Түшәмнең каркасы тулысынча диярлек әзер, тутыргычны гына урнаштырасы калды. Ләкин бу башка эшләр тәмамланганнан соң булачак. Август азагына эшләрне тәмамларга планлаштырабыз, — дип уртаклашты подрядчы компания җитәкчесе ярдәмчесе Искәндәр Имангулов.

Бина 2000 елда файдалануга тапшырылган һәм капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Моны медицина хезмәткәрләре дә, авырулар да билгеләп үтә.

— Хастаханәдә күп еллар ремонт булмады. Хәзер Татарстан Республикасы Рәисе, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән ремонт ясау мөмкинлеге туды.

Яңартылган терапия бүлегендә табибларга да, пациентларга да тагын да уңайлырак шартлар тудырылачак. Әлбәттә, хәзер кайбер уңайсызлыклар бар, ләкин алар вакытлыча һәм барысы да моны аңлыйлар. Әлеге вакытта безгә берникадәр кыен шартларда эшләргә туры килә, ләкин бу берничек тә давалау сыйфатын киметми, — диде Алабуга район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров.

Бүлекне яңарту проекты медицина өлкәсенә кагылган барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән. Интерьер дизайны сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән брендбук нигезендә булдырылган.

— Мондый масштаблы алым — алга таба зур адым. Мин брендбуктан тыныч, җәй һәм язның табигый төсләрен сайладым, чөнки минем алар ярдәмендә күтәренке кәеф булдырасым килә. Бу эшне миңа ышанып тапшырганнары өчен мин шәһәр җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен. Кагыйдә буларак, дәүләт объектларында подрядчылар һәм заказчылар плитка, түшәм һәм стена төсләрен җентекләп сайлау турында уйламыйлар. Безнең шәһәрдә башлыкның дизайнерлар фикеренә бик игътибарлы булуына мин бик шат. Без авторлык күзәтчелеген бик җентекләп алып барабыз, һәр этапны җиренә җиткереп эшлибез, керамик гранит үрнәкләрен сорыйбыз, стеналарны берничә тапкыр буйыйбыз. Дөрес итеп сайланган төсләр тизрәк терелергә ярдәм итә, моны психологлар да дәлилли. Барлык эшләрне алып баручы төркемгә бик зур рәхмәт! Төзүчеләр дә, проектлаучылар да эшкә бик җитди карыйлар, димәк, нәтиҗә югары дәрәҗәдә булачак, — ди дизайнер Алина Ибраһимова.

Сүз уңаеннан, терапия бүлеген ремонтлау белән параллель рәвештә стационар территориясен акрынлап бушаталар, быел аның бер өлеше капиталь ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев