Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга үзәк район хастаханәсенең терапия корпусында капиталь ремонт бара

Терапия бүлеген капиталь кызы темплар белән бара.

5 кат, шул исәптән подвал һәм чардак, барлыгы 54 мең квадрат метр республика бюджеты хисабына капиталь ремонтлана. Финанслау күләме якынча 288 млн. сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте. 

Бүгенге көндә корпусның барлык катларында тәрәзә блоклары алыштырылган, ишекләр, отделка, инженерлык коммуникацияләре, идәннәр сүтелгән, вентиляция монтажланган, канализация, җылыту, су белән тәэмин итү системалары алыштырылган.

Фасад, түбә һәм поликлиникага керү урынын ремонтлау, лифт монтажлау, яңа җиһазлар, мебель һәм инвентарь урнаштыру планлаштырыла. 

2000 елда файдалануга тапшырылган бина капиталь ремонтка мохтаҗ иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев