Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабуга волонтерлары шәһәр халкына территорияне төзекләндерү өчен тавыш бирергә ярдәм итә

Алабуга районында киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары өчен тавыш бирү дәвам итә.

«Без бергә» гуманитар штабы һәм «Яшь Гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роман Епанешников хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр волонтерлар шәһәребезнең ике ноктасында — «Барс» яшьләр үзәгендә һәм «Иллюзион» кинотеатры янында дежур тора.

— Волонтерлар 2025 елның төзекләндерү проекты турында җентекләп аңлатучы брошюралар тарата. Шулай ук анда QR-код күрсәтелгән, аның аша үтеп, ошаган иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Активистлар тавыш бирү процессын күрсәтәләр, нинди төзекләндерү объектларын сайларга мөмкин булуы турында сөйлиләр, − ди Роман Епанешников.

Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк булган барлык татарстанлылар катнаша ала.

Татарстанлылар киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары һәм ишегаллары өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Республика шәһәр һәм районнарының кеше күп йөри торган урыннарында барлыгы 548 волонтер эшли, алар тавыш бирү турында сөйлиләр һәм теләгән һәркемгә анда катнашырга тәкъдим итәләр.

— Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүне гамәлгә ашырганда волонтерларның ярдәме бәяләп бетергесез. Бу — битараф булмаган кешеләр, алар туган шәһәрләрен төзекләндерү буенча мөһим карарлар кабул итүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итүне максат итеп куялар. Ел саен без волонтерлык программасын тормышка ашыруга җентекләп әзерләнәбез һәм волонтерларның эш нокталарын шәхси контрольдә тотабыз, − дип билгеләп үтте «ТР Иреклелекнең мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Тавышларны gorodsreda.tatar. ru сайтында, uslugi.tatarstan.ru порталында һәм «ТР хезмәтләре» кушымтасында калдырырга була.

Тавыш бирү берничә өлешкә бүленгән: киләсе елда төзекләндерү өчен өстенлекле парклар, яр буйлары һәм скверлар сайлау; «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартуны көтә торган 200 ишегалдын сайлау; шулай ук катнашучыларның инде төзекләндерелгән мәйданчыклар турында фикерләре белән уртаклашу һәм программада катнашканнан соң ошаган яки ошамаган пунктларны атау мөмкинлеге бар.

Бөтенроссия тавыш бирү 2017 елдан бирле дәвам итә. Узган елда проект кысаларында волонтерлар тавыш бирүгә сылтама белән мәгълүмати материаллар язылган 40 мең листовка таратты. Шулай ук волонтерлык программасын гамәлгә ашыру барышында «ТР Иреклелекнең мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма хезмәткәрләре районнарга барып, вакыйга урыннарының әзерлеген билгеләп үттеләр.
Җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Башка илкүләм проектлар кебек үк, әлеге проект та РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган.

ФОТО: «Барс» яшьләр үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев